Зәй офыклары

“Төркиядә сәләфитләр юк”

«Нур» мәчетендә дүртенче ел инде, Рамазан шәриф аенда Төркиядән коръән-хафиз, вәгазьче чакырылып, шәһәрдә үзенчәлекле азан авазы, Коръән аятьләре яңгырый, Коръән-хәтем укыла. Агымдагы елда изге айда мәчеткә Булутлы Исмәйль килде. Быел да, традициягә тугры калып, без коръән-хафиз Булутлы белән әңгәмә кордык. Сөйләшү-аралашуда безгә имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал белән Фатыйх хәзрәт Нуруллин...

«Нур» мәчетендә дүртенче ел инде, Рамазан шәриф аенда Төркиядән коръән-хафиз, вәгазьче чакырылып, шәһәрдә үзенчәлекле азан авазы, Коръән аятьләре яңгырый, Коръән-хәтем укыла. Агымдагы елда изге айда мәчеткә Булутлы Исмәйль килде. Быел да, традициягә тугры калып, без коръән-хафиз Булутлы белән әңгәмә кордык. Сөйләшү-аралашуда безгә имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал белән Фатыйх хәзрәт Нуруллин ярдәм итте.

- Төркиянең кайсы шәһәреннән сез?

- Борынгы 400 меңле халкы булган Эрзурумнан. Бездә тау чаңгысы спорты туризмы зур үсеш алды. Шәһәрдән 5 чакрым ераклыкта гына тау чаңгысы курорты урнашкан. Бүгенге көндә Эрзурум Төркиянең эре, заманча шәһәре санала. Бездәге университет - Төркиядә иң яхшы, эре уку йортларыннан, биредә 30 меңгә якын студент белем ала. Шәһәребез тарихи, истәлекле объектларга бай. Шуларның берсе - 1179 елда төзелгән зур мәчет бинасы.

- Коръән-хафиз буларак килүегез нәрсәдән гыйбарәт?

- Мин намазларда Коръән укыйм, тәравих намазында Коръән-хәтем чыгам, ягъни изге Рамазан аенда мәчеттә ике мәртәбә Коръән чыккан булам.

- Сезне дин юлына басарга нәрсә этәрде?

- Без гаиләдә тугыз бала үстек. Бер абыем дингә бик мөкиббән иде. Бер энем белән миңа аның йогынтысы булгандыр, дин юлыннан киттек. 12 яшемдә Газилантеп шәһәрендә махсус Коръән укырга өйрәнү курсларында 8 ай эчендә Коръәнне яттан өйрәндем. Аннан соң әлеге шәһәрдә имам-хатыйблар әзерли торган көллияттә 6 ел укыдым. Белемгә омтылыш көчле миндә. Эрзурум шәһәрендә иллаһият факультетында белем алдым. Әлеге уку йорты рәсми вәгазь сөйләүче һәм уку йортларында гарәп теле укытучысы вәкаләте бирә. Аннан Истамбулда Диәнәт академиясендә ике ел белем күтәрү курсларында укыдым.

- Димәк, Сез дини һәм дөньяви белемгә дә ия. Кайда кем булып хезмәт куясыз?

- Эрзурум шәһәре Диния нәзарәте икътисад мәркәзендә академист булып эшлим, ягъни без зур имамнар әзерлибез. Фәнни эш белән шөгыльләнәм. "Сөләйман пәйгамбәрнең тормышы турында" Коръән, Инжир, Тәүрат китапларына нигезләнеп фәнни эш язам. Иҗат итәргә дә вакыт табам: бер иҗатым Хозер Гали Ильяс турында.

- Рамазан аенда коръән-хафиз буларак кайсы илләрдә булганыгыз бар?

- Франция, Бельгия, Болгария, Казахстанда.

- Кайсы илдә изге айны үткәрү күңелегезгә хуш килде?

- Татарстанда. Казахстанда сәхәр һәм ифтарга бик майлы итеп ризыклар әзерлиләр. Татарлар белән төрекләр ризыклары арасында охшашлык күп. Гомумән, татар ризыклары күңелгә ятучан.

- Зәйгә карата фикерегез...

- Казанга килеп төшкәч, мәркәзегез бик ыгы-зыгылы күренде, Универсиада алдыннан булгангадыр башкалагыз кайный. Башта куркып калдым, мине Сәгыйть хәзрәт белән сезнең якларга Зәйгә җибәргәч, бик сөендем. Биредә мине җылы каршыладылар. Зәй - гүзәл, тыныч, яшел шәһәр. Мине аның белән Сәгыйть һәм Фатыйх хәзрәтләр әкренләп таныштыра.

- Төркиядә дин әһелләренә кул күтәрү очраклары бармы?

- Юк. Ә менә сәясәт өлкәсендә булгалый.

- Дини юнәлешләргә киңрәк тукталсагыз иде...

- Төркиядә 85 процент халык традицион ислам юнәлешендәге Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча бара. Калганы - әлеге юнәлештә булган Шәфигый мәзһәбендә. Алар - икесе дә дөрес мәзһәб. Әбү-Хәнифә хәзрәтләре вафат булгач, имам Шәфыйги хәзрәтләр дөньяга килеп, билгеле бер җирлектә коръән һәм хәдис нигезендә юнәлеш ала. Гомумән, исламда дүрт - Әбү-Хәнифә, Шәфигый, Хәнбәли, Мәлики мәзһәбе исәпләнә.

- Димәк, сез дә ваһаббичылык (радикаль ислам) идеологиясе юк...

- Әйе. Радикаль ислам - ислам динендә үскән чүп үләне. Ул сезгә гарәп илләреннән керә, ягъни аларны икенче төрле сәләфитләр, диләр.

- Казанда шау-шу кузгаткан эшкә карата фикерегез...

- Иң әүвәл, ислам - тыныч дин. Мөхәммәд пәйгамбәрлек вәкаләтен үтәгәндә, кураеш кабиләсеннән хәзрәти Гомәрне аны үтерергә дип җибәрәләр. Пәйгамбәр бу хәбәрне ишетеп, Гомәргә каршы килмәгез, юлына киртә булмагыз, ул минем яныма килсен, ди. Һәм пәйгамбәр аны елмаеп каршы ала, аның белән сөйләшеп, хәтта ки күңелен күрә. Шул рәвешле, пәйгамбәр аны дин юлына бастыра. Моның нәтиҗәсе буларак, начар нияттәге Гомәр ислам динендә шөһрәт казана. Әлеге вакыйга үрнәгендә безне үтерергә дип килгән кешеләрне ачык йөз белән каршы алырга, һидаять белән җавап бирергә кирәк дип саныйм. Шәхсән үзем, мөфтинең тизрәк сихәтләнеп, үз вазифасына кайтуын телим. Ислам сүзенең мәгънәсе үк сәламәт, иминлек мәгънәсенә ия. Бу сәлам бирүдә дә чагыла.

- Сезнең үзегезнең ваһһабичылык тарафдарлары белән очрашканыгыз булдымы?

- Казахстанда булды. Аларның берничәсе белән сөйләшеп, үгет-нәсихәт эше алып барырга туры килде. Бу идеологик чирдән ничек тә котылырга кирәк. Моңа каршы бөтен җәмгыятьнең берләшүе кирәк дип саныйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: