Зәй офыклары

Уразага ният телдән дә, күңелдән дә әйтелә

Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә хәл итәргәме? Күңел белән, уй белән ураза тотарга ниятләү - җитәрлек шарт. Ниятләүне тел белән әйтү дә яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Таң атканчы ниятләргә кирәк, яки кояш батканнан соң, кичтән үк ниятләп куярга да ярый. Аллаһы Тәгаләнең соңгы илчесе Мөхәммәд салләллаһү...

Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә хәл итәргәме?

Күңел белән, уй белән ураза тотарга ниятләү - җитәрлек шарт. Ниятләүне тел белән әйтү дә яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Таң атканчы ниятләргә кирәк, яки кояш батканнан соң, кичтән үк ниятләп куярга да ярый. Аллаһы Тәгаләнең соңгы илчесе Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтүенчә, таң атканнан соң ниятләнгән ураза дөрес булмый.

Дүрт мәзһәбнең өчесенең дин әһелләре ниятләүне көн саен кабатларга кирәк дип саный. Ә Мәликә мәзһәбе галимнәре ниятләүне бары бер генә тапкыр, рамазан ае башланганда гына үтәү дә җитә дип уйлыйлар.

(«Юлдаш» газетасыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: