Зәй офыклары

Ялгышкансың икән – төзәлә дә бел

Кайчандыр җинаять кылучыларны, тәүбәгә китереп, дөрес тормыш итү юнәлеше күрсәтү - мөһим һәм кирәкле эш. Җәмгыятебезнең бөтенлеген саклау, сәламәт атмосфера булдыру начар эшләрне онытып, матур гамәлләр кылырга сәләтле кешеләрнең күп булуына бәйле. Шуны күздә тотып, җәза үтәтү инспекциясе Федераль учреждениесенең Татарстан буенча идарәсе Зәй филиалы җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза үтәүгә...

Кайчандыр җинаять кылучыларны, тәүбәгә китереп, дөрес тормыш итү юнәлеше күрсәтү - мөһим һәм кирәкле эш. Җәмгыятебезнең бөтенлеген саклау, сәламәт атмосфера булдыру начар эшләрне онытып, матур гамәлләр кылырга сәләтле кешеләрнең күп булуына бәйле. Шуны күздә тотып, җәза үтәтү инспекциясе Федераль учреждениесенең Татарстан буенча идарәсе Зәй филиалы җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза үтәүгә хөкем ителүчеләр белән үзенчәлекле эшчәнлек алып бара. Бу көннәрдә шартлы хөкем срогы үтүче мөселман өммәтеннән булган унлап райондашыбыз белән үзәк мәчеттә очрашу узды. Анда имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт җанлы әңгәмә үткәрде. Биредә сүз бер кат җинаять кылучыларны икенче кабат бу ялгыш адымга бармаска өндәү турында барды. Сәгыйть хәзрәт берәү кылган начар гамәлнең икенче берәүгә зыян китерүен, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелүен мисаллар китереп аңлатты һәм тәүбәгә килергә беркайчан да соң түгел, дип ассызыклады.

- Яхшы, игелекле гамәлләрегез белән сез кылган ялгышлыкларыгызны төзәтә, туры юлга баса аласыз. Төрле катлаулы тормыш хәлләреннән чыгарга көч табып, хаталардан хали булу - батырлык ул, - диде Сәгыйть хәзрәт.

Чын күңелдән әйтелгән бу сүзләр очрашуга килүчеләрне уйланырга мәҗбүр итте. Бездә исәптә торучыларның берсе генә булса да төзәлүгә баса икән, бу - зур җиңү, димәк, без бер язмышның булса да яхшы киләчәге өчен өлеш кертәбез дигән сүз, диде җәза үтәтү инспекциясенең Зәй филиалы башлыгы Лидия Архипова. Дини тәгълимат, тәрбия эшләре аша бер кат җинаять кылучыларны кабат ялгышудан саклап калу, киләчәккә әзерләү мөһим. Бу уңайдан инспекция хезмәткәрләре кызыклы очрашулар циклларын дәвам итәргә исәпли. Моңа иҗтимагый оешмалар, дин әһелләрен дә җәлеп итү күздә тотыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: