Зәй офыклары

Зәй мәчетендә балалар өчен “Ихлас” лагере эшли

Зәй үзәк мәчетендә бу җәйдә дә балалар өчен мөселман лагере эшли. Барлыгы 60лап кыз һәм малай белщн өч төркемгә бүлеп, иртәнге сәгать тугыздан көндезге икегә кадәр махсус дини белемле әйдаманнар укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Балалар биредә дини тәгълимат белән бергә әхлак-әдәп кануннарын, бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу серләрен, гарәпчә уку-язу нигезләрен...

Зәй үзәк мәчетендә бу җәйдә дә балалар өчен мөселман лагере эшли. Барлыгы 60лап кыз һәм малай белщн өч төркемгә бүлеп, иртәнге сәгать тугыздан көндезге икегә кадәр махсус дини белемле әйдаманнар укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Балалар биредә дини тәгълимат белән бергә әхлак-әдәп кануннарын, бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу серләрен, гарәпчә уку-язу нигезләрен өйрәнә, хәрәкәтчән милли уеннар уйнап ял итә.

- Үзәк мәчет каршында 2002 елдан малайлар һәм кызлар өчен аерым-аерым лагерьлар эшчәнлеген алып барабыз. "Ихлас" дип исемләнгән бу лагерь яшь буынны әдәплелек, әхлакый яктан тәрбияле итү, дини гыйлем бирү, ата-анага, өлкәннәргә, үзеңнән кечкенәләргә хөрмәт тәрбияләү максатын үз эченә ала. Шунысы куанычлы, лагерыбызга елдан-ел килергә теләүче балалар саны арта, алар мөгаллимәләр биргән белемне бик теләп үзләштерә. Биредә булганнан соң үз-үзләрен тотышларында да уңай якка үзгәрешләр сизелә, - ди имам мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов.

Быел "Ихлас" лагере 18-30 июльдә ике атна дәвамында эшли. Ир балалар белән Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучы, практика үтәргә кайткан егетләр эшләсә, 7-10 яшьлек булган кыз балалар белән яшь абыстай Резидә Нуруллина, 11-13 яшьлекләр белән Чаллының "Ак мәчете" каршындагы мәдрәсәдә белем алучы Фәүзия ханым Хафизова шөгыльләнә.

- Без лагерьда өч дәрес укытуны һәм аларны уеннар белән аралаштыруны программага керттек. Беренче дәрестә балалар белән Коръән аятьләрен, намаз уку тәртибен өйрәнсәк, икенче дәрес әдәп-әхлак кануннарын үзләштерүгә багышлана, өченче дәрес - рәсем сәнгате. Мәсәлән, минем кул астында 14 кечкенә кыз бик теләп сурәләр өйрәнәләр, милли темаларга рәсемнәр ясыйлар, гарәп алфавитын өйрәнәләр, - ди Резидә Нуруллина.

Диләрә Хәсәнова 7 яшьлек кенә булуына карамастан гарәп алфавитын, лагерьда үткәргән бер атна эчендә өйрәнеп тә өлгергән. Ул аны чатнатып сөйләп бирде. Ә Азалия Хуҗина хәрефләрне кушып гарәпчә укырга тырышуын да күрсәтте. Кызлар исә үзләре араларыннан иң яхшы укучы дип Казаннан әбисенә кунакка кайтып, лагерьга йөрүче Самира Саматованы әйтәләр.

- Мин монда өйрәткәннәрне шундый җиңел үзләштерәм, лагерь тәртибе миңа бик ошый, - ди Самира.

Өлкән кызлар төркеме белән эшләүче Фәүзия ханым Хафизова, эш башлагач та ничек тиешле нәрсәләргә өйрәтермен икән дип курыккан идем, балаларның "губка" кебек һәр мәгълүматны тиз арада сеңдереп баруларын күргәч, җиңел сулап куйдым, араларында инде яхшы гына гарәпчә укый белә башлаганнары, хәтта сүзләрне тәрҗемә итәргә өйрәнгәннәре дә бар, ди.

- Мин үзәк мәчет каршындагы лагерьга икенче ел йөрим. Монда бары яхшылыкка гына өйрәтүләрен күреп, көн саен сөенеп киләм. Әле октябрьдән мәчет каршында эшли башлаячак якшәмбе мәктәбенә дә кызлар белән язылырга исәбебез, - дип уртаклашты Эльвина Хәсәнова.

Дәресләрдән ял иткән вакытларда балалар белән әйдаманнарның ярдәмчеләре уеннар оештыра. Энҗе Гәрәева, Арина Задейра, Миләүшә Ахунҗанова, Лилия Газимова югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алалар, ә менә җәйге ялларын шундый мәрхәмәтле эшкә багышлаганнар.

- Без - үзебездә балачакта мәчет каршында оештырылган лагерьда тәрбияләнгән кызлар, Шуңа да хәзер балалар белән шөгыльләнүгә чакыруны бик теләп кабул иттек, - ди Миләүшә.

Гомумән, лагерь программасын төрләндерү дә күздә тотыла, атна уртасында балалар белән Казанга экскурсия оештыру каралган. Биредә тарихи урыннарда булу, мәчетләргә бару, мәдрәсәләрдә укыту тәртибе белән таныштыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: