Зәй офыклары

Зәй мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтте

Корбан бәйрәме - Гайдел-әдха шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә, ул - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре. Корбан гаете районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 24 сентябрьдә Зәй шәһәренең "Нур" мәчетеннән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, күңелләрне нечкәртерлек итеп Коръән сурәләре...

Корбан бәйрәме - Гайдел-әдха шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә, ул - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре.

Корбан гаете районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 24 сентябрьдә Зәй шәһәренең "Нур" мәчетеннән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, күңелләрне нечкәртерлек итеп Коръән сурәләре укылды. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы, хаҗи Сәгыйть хәзрәт Камал Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде. Гаеттә район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән үзе катнашып, барлык мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде, районның бөртеклеләрне республикада беренчеләрдән булып бетерү шатлыгы белән уртаклашып, урып-җыю эшләре. гомумән, районда барган эш-гамәлләр турында сөйләде, динара, милләтара дуслыкка чакырды.

Бәйрәм намазында мәчетнең ике каты да мөселманнар белән тулды, быелгы бәйрәм халыкның күп булуы, аның җанлы һәм оешкан төстә узуы белән аерылып торды. Гаеттән соң Бахрам авызда эреп торырлык итеп, олы казаннарда пылау пешерде. Һәркем пылаудан авыз итеп, коймак белән чәй эчте.

Аннан мөселманнар туганнары зиратын барлады, корбанга мал чалды. Район башлыгы шәхсән үзе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе "Нур" мәчетенә ике сыер - корбанлык мал бирде. Корбан ите шәһәр мәхәлләләренә тигез итеп бүленде, корбан ите белән мәхәлләләрдә Коръән мәҗлесләре узачак.

Чалган корбан малларыбыз, үтәлгән хаҗ гамәлләребез кабул булсын. Бәйрәм һәр йортка тынычлык, бәрәкәтле көннәр алып килсен, тотрыклылык, рух ныклыгы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: