Зәй офыклары

Зәйдә изге китап сүзе тыңлап, корбан итеннән авыз итте

Районда конфессияара дуслык, татулыкны саклауга, төрле милләтләрне йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен җанландыруга игътибар зур. Мөселманнар агымдагы елда Мәүлет, Ураза, Корбан бәйрәмнәре, "Ялчыгол укуларын" киң билгеләп үтте. Кичә политехник колледжда район-шәһәр мөселманнары өчен Корбан ашы оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, авыл имамнары, 200гә...

Районда конфессияара дуслык, татулыкны саклауга, төрле милләтләрне йола-гадәтләре, бәйрәмнәрен җанландыруга игътибар зур. Мөселманнар агымдагы елда Мәүлет, Ураза, Корбан бәйрәмнәре, "Ялчыгол укуларын" киң билгеләп үтте.

Кичә политехник колледжда район-шәһәр мөселманнары өчен Корбан ашы оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, авыл имамнары, 200гә якын мөэмин-мөселман катнашты. Бистәләр һәм шәһәрдән халыкны Корбан ашына махсус автобуслар алып килде.

Мәҗлес колледжның актлар залында Коръән укудан башланды. Әлеге тәрбия урынында агымдагы елда икенче мәртәбә инде изге Коръән аятьләре иңә. Залда алма төшәр урын юк иде. Разиф Кәримов мөселманнарны үткән Корбан бәйрәме белән котлады, районның икътисади үсеше, аерым алганда, игенчелек тармагы , "Заман" сәнәгать паркы, тиздән файдалануга тапшырылачак тимер юл күпере һ.б.лар турында сөйләде. Сүз вәгазьчеләргә бирелеп, Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Сәгыйть хәзрәт Камалов, Илсур хәзрәт Әюпов, Гамил хәзрәт Сәгыйров үзара мөгаләмә, дустанә, бердәм, камил иманлы булу турында бәян иттеләр. Аннан мөселманнар спорт залында иңгә-иң торып, ахшам намазы укыды. Кунакларны колледж коллективы ашханәдә ризык тулы өстәлләр белән каршы алды. Корбанлык малны район хакимияте бирде. Корбан ашын район хакимияте мөхтәсибәт белән бергә оештырды. Мәҗлес чыгышлар, мөнәҗәтләр уку белән аралашып барды.

Колледж коллективы Ураза аенда ифтар мәҗлесенә килүче кунакларны җылы каршылап, тәмле ризыклар белән мәҗлес оештырулары белән сокландырганнар иде, Корбан ашына килүчеләргә дә хезмәт күрсәтүләре оешканлык белән югары дәрәҗәдә булды, ризыклар тәмле, бәрәкәтле иде. Шул рәвешле район башлыгының матур башлангычы белән бер-берең белән күрешү, изге китап сүзләре, хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлау мөмкинлеге булды.

-Мәүлет бәйрәме, "Ялчыгол укулары"ларында катнашканым бар иде, Корбан ашыннан да зур тәэсирләр белән кайтам, изге китап сүзләре тыңлап күңелләр сафланды, нечкәрде, Корбан итеннән авыз иттек, намаз башкардык. Моны оештыручыларга зур рәхмәт, киләчәктә дә бу гамәл дәвамлы булсын иде, - ди Алсу ханым Талипова.

Мәҗлестә тарихи урыннар - Болгар, Биләргә сәяхәт кылу мәсьәләсе дә күтәрелде. Кунаклар Корбан ашы мәҗлесеннән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: