Зәй офыклары

Зәйдә Ураза ае бәйрәм кебек уза

Районда Ураза ае бәйрәм кебек уза. Күпчелек мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыла, Түбән мәхәлләдә Коръән хәтем кылына, "Нур" мәчетендә мөкабәлә укыла, биредә химаячеләр, мәчет әгъзалары ярдәме белән ай буе ифтарлар оештырыла. Саматовлар - Мирный бистәсе, Линар Шаһиев, Фәридә ханым Фәрдиева, Нигъмәт Ибраһимов һ.б.лар "Нур" мәчетендә авыз ачтырдылар. Район-шәһәр мәхәлләләрендә дә ифтарлар...

Районда Ураза ае бәйрәм кебек уза. Күпчелек мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыла, Түбән мәхәлләдә Коръән хәтем кылына, "Нур" мәчетендә мөкабәлә укыла, биредә химаячеләр, мәчет әгъзалары ярдәме белән ай буе ифтарлар оештырыла. Саматовлар - Мирный бистәсе, Линар Шаһиев, Фәридә ханым Фәрдиева, Нигъмәт Ибраһимов һ.б.лар "Нур" мәчетендә авыз ачтырдылар.

Район-шәһәр мәхәлләләрендә дә ифтарлар уза. РФ Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин кичә Иске Зәй мәчетендә ифтар уздырды, шундый ифтар Мирный бистәсе мәчетендә дә узачак. 27 июньдә исә политехник колледжда шәһәр мөселманнары өчен ифтар оештырылачак.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Рамазан аеның савапларын күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: