Зәй офыклары

Зәйлеләр Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатларын алды (фотолар)

Зәй үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов тантаналы төстә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул Зәйдә эшләүче "Замандаш" татар радиосында дини тапшыруларның даими төстә алып барылуы өчен радио җитәкчесе Рөстәм Әгъләмовка һәм "ЭВЕРЕСТ" ҖЧШ оешмасы директоры Альберт Галимовка бирелде. Радиода һәр җомга саен...

Зәй үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов тантаналы төстә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул Зәйдә эшләүче "Замандаш" татар радиосында дини тапшыруларның даими төстә алып барылуы өчен радио җитәкчесе Рөстәм Әгъләмовка һәм "ЭВЕРЕСТ" ҖЧШ оешмасы директоры Альберт Галимовка бирелде. Радиода һәр җомга саен эфирга чыгучы дини вәгазьләр һәм атнага ике тапкыр әзерләнүче «Әхлак баскычлары" тапшырулары шәһәр эшмәкәрләре ярдәме белән дөнья күрә, Альберт Галимов - шундыйларның берсе. Рәхмәт хатында исә мондый юллар бар:

"Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ислам кануннарын, динебезне, милли һәм дини йолаларыбызны, мәдәни-әхлакый кыйммәтләребезне яктыртуда зур өлеш керткәнегез өчен ихтирам белән рәхмәтемне җиткерәм.

Ватаныбыз, милләтебез өчен изгелекләр кылып күп еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез. Бергәләшеп динебезне ныгытырга, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертергә насыйп булсын. Киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлеккә өметләнеп калам," - диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: