Зәй офыклары

Зәйлеләр Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булдыруны хуплый

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 ноябрьдә "Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указга кул куйды, дип хәбәр итә республика үзәк матбугат чаралары. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 ноябрьдә "Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указга кул куйды, дип хәбәр итә республика үзәк матбугат чаралары. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген булдыру һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру инициативалары хупланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде. Планда Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнне, 2016 елның 21 маенда, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көнендә, 2016 елның 21 июлендә истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшләячәк. ТР Президентының бу Указын үтәү йөзеннән Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыруга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан истәлекле китап һәм мемориаль билге кую каралырга тиеш. Указ имзаланган көннән үз көченә керде. Бу Указ турында зәйлеләр фикерләре.

Сәгыйть хәзрәт Камалов, имам-мөхтәсиб:

- Ислам академиясен күптән булдырасы иде, Россиядә мондый стандартлар юк, безгә моның өчен чит илләргә барып белем өстәргә туры килде. Болгар Ислам академиясе булдыру - улбүгенге көн вазгыяте. Исламга хас булмаган агымнар йогынтысы булмасын, төпле гыйлем алу өчен бик зарур бу югары дини уку йорты. Бары тик шул тирәнтен, төпле гыйлем белән генә Россиядә ислам - үзебезнең бабаларыбыз кабул иткән дин көч алачак. Дөрес, Ислам университетлары бар, ул гына рухи һәм дөньяви ихтыяҗны тәэмин итә алмый. Исламны белү өчен Коръән, пәйгамбәрнең сөннәтен тирәнтен белү кирәк, шул вакытта гына ихтыяҗны тулыландырып була. Болгарда сафка басачак Ислам академиясендә чит илләрдән дә галимнәр укытачак, анда белем алу өчен ныклы дини белем базасы булу сорала. Болгар Ислам академиясе - уку йорты булу өстенә фәнни тикшеренүләр белән дә шөгыльләнәчәк, аннан Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Кашшаф Тәрҗемәни кебек дин галимнәре чыгачак. Татарстан, Россия һәм чит илләрдән килеп белем өстәрлек халыкара академия булуына шик юк.

Андрей атакай Стребков, Свято-Троицк чиркәве настоятеле:

-Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Болгар Ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указга кул куюын хуплыйм. Казан мәрьям ана иконосы - рус православие чиркәве тарафыннан аерып хөрмәтләнә торган могҗизалы иконаларның берсе. Әлеге иконаның үз урыны булачак һәм ул приходка йөрүчеләр, туристлар һәм гыйбадәт кылырга килүчеләрне куандырачак. Яхшы гамәлгә, республика тарафыннан бу идеянең тормышка ашачагына без бик шат.

Болгарда Ислам акдемиясе булдыру зарур дип саныйм. Исламда көчле, гыйлемле укытучыларга кытлык бар. Академия ныклы гыйлемле генә түгел, үз ватанын яратучы, ватанпәрвәр галимнәр тәрбияләчәк, Татарстанның үз дин галимнәре булачак. Бу яшь буынның чит йогынтыларга бирелмәве өчен мөһим.

Хәлил Сөләйманов, хезмәт ветераны:

-Болгарда Ислам академиясе эшчәнлеген башлап җибәрүе турында ишетеп киләбез. Болгар Ислам академиясе булдыру турында Указга кул кую хәбәрен сөенеп каршы алдым. Якыннарым белән бу шатлыклы хәбәрне уртаклашып, үзебезнең дини академиябез булачак, дидем. Аның Болгарда сафка басуы - үзе зур нәрсә! Болгар Җыенына баргач, ел да Ак мәчеткә кереп, намаз укыймыйча калмыйм, ул аклыгы, пакьлеге белән күңелне нечкәртә, аның янәшәсендә Ислам академиясе калкачагын муафыйк гамәл дип саныйм. Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру да - кирәкле эш. Болар дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: