Зәй офыклары

"Зәйлеләрнең дин галимен зурлаулары сокландыра"

Рамазан-шәриф аена Төркиядән Коръән-хафизлар килүе традициягә әйләнде. Сәйфетдин Алтынкайнак Зәйгә изге Рамазан аена килеп, Таҗетдин Ялчыголга сквер ачылганда, Коръән сүрәләре укып, зәйлеләр һәм районыбыз кунакларын сокландырды. Рамазан-шәриф ае буе ул "Нур" мәчетендә намазлар, шул исәптән тәравих башкара, Коръән сүрәләре укый. Без Төркия кунагы, вәгазьче-имам Сәйфетдин Алтынкайнак белән очрашып, Төркиядә Рамазан...

Рамазан-шәриф аена Төркиядән Коръән-хафизлар килүе традициягә әйләнде. Сәйфетдин Алтынкайнак Зәйгә изге Рамазан аена килеп, Таҗетдин Ялчыголга сквер ачылганда, Коръән сүрәләре укып, зәйлеләр һәм районыбыз кунакларын сокландырды. Рамазан-шәриф ае буе ул "Нур" мәчетендә намазлар, шул исәптән тәравих башкара, Коръән сүрәләре укый. Без Төркия кунагы, вәгазьче-имам Сәйфетдин Алтынкайнак белән очрашып, Төркиядә Рамазан ае, ислам, дәгъвәт эше, Зәйдән алган тәэсирләре һ.б.лар турында сораштык.

- Сәйфетдин бәй, Төркиянең нинди суларын эчеп үстегез, Зәйгә килүегезнең максаты нәрсәдән гыйбарәт?

- Төркиянең Трабзон шәһәреннән мин, бу төбәк таулы, Истамбул дәрәҗәсендәге кала. Сочидан теплоход белән чыгарга уңайлы безгә. Сездә көннәр эссе торды, ә бездә яңгырлар ява, җылы гына. Зәйгә исә Татарстан Диния нәзарәте чакыруы буенча килдем, чит мәмләкәтләргә тәүге сәфәрем. Бирегә килгәнче бик дулкынландым, башта әллә нинди сораулар туган иде, бар да юкка булган икән. Тыныч, матур Зәйне үз иттем, бирегә килүемнең максаты - Рамазан шәриф аенда мәчеттә тәравих намазлары үткәрү, зәйлеләргә Коръән сүрәләре җиткерү, вәгазьләр уку. Зәйдә игелекле эшләр башында торучы бер гаиләдә яшим. Алар бик диндар, мәчеткә еш булышалар, Аллаһының рәхмәте үзләренә. Шундый гаиләләр күбрәк булсын иде.

- Имамлык итү зур җаваплылык өсти. Сез, өстәвенә, Коръән-хафиз да, моңа ничек ирештегез?

- Төркиядә дин көчле, традиция, йола-гадәтләр үтәлә. Безнең Трабзон шәһәрендә генә дә шактый мәчет бар. Бәйрәмнәрдә әлеге мәчетләргә керерлек булмый. Мәчетләрне бездә дәүләт тота. Дингә килүемә таныш имам-хатыйб сәбәпче. 12-15 яшьләрдә дини сабак алдым, лицей тәмамладым, югары дини һәм дөньяви белемгә иямен. Туган шәһәремдә "Аксакал" мәчетендә имамлык итәм. Мәчеткә олысы-кечесе, хатын-кызлар да йөри. Мөселманнар, нинди вазифа башкаруларына карамастан, бергә иңгә-иң торып, җәмәгать намазларын башкара. Гомумән, бездә барлык мөселман намаз укый. Мин имамлык иткән мәчеткә 60 бала укырга йөри.

Төркиядә яшәүче халыкның 90 проценттыннан артыгы - мөселман. Бездә һәр милләт үз динен тота, төрле конфессияләр дус-тату яши.

- Дин галиме Ялчыголга сквер ачылганда, Коръән аятьләре укып, тантанага мәгънә, үзенчәлек өстәдегез. Таҗетдин Төркиянең Диарбакыр шәһәрендә дә булган, Сез әлеге шәхес турында моңа кадәр мәгълүматлы идегезме?

- Юк. Дин галиме, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның иҗат, тормыш юлын барлап, аны халык хәтеренә кайтарып дөрес эшлисез. Аның Төркиядә булып, дини һәм дөньяви белем өстәвенә куанам, гомумән, зәйлеләрнең дин галимен зурлаулары сокландыра.

- Сезнең дә иҗат итү сәләтегез юкмы?

- Шигырьләр язам, темасы күпкырлы, әлегә нәшер ителгән китабым юк. Зәйгә килгәч тә шигырь юллары туды.

-Төркиядә узучы Рамазан ае, Корбан бәйрәмнәренә киңрәк тукталсагыз иде...

- Төркиядә барлык мөселманнар диярлек ураза тота, бергәләп ифтарларда булабыз, ә ифтарлар берничә дистә мең кеше өчен уздырыла. Аннан соң һәр тарафта җанлылык, Төркиядә төнге тормыш башлана. Сездә башкачарак. Сәхәр белән ифтар арасы безгә караганда 1 сәгатькә артык. Ифтарда чәй иң соңыннан чыгарыла. Сездә сөтле чәй эчү гадәттә, ә бездә чәй белән сөт аерым бирелә. Аннан бездә ризык төрлелеге нык сизелә. Гомумән, Рамазанны без бәйрәм кебек көтеп алабыз, Уразаны өч көн бәйрәм итәбез, Корбан бәйрәмендә шәһәр бәйрәмчә бизәлә, чалынган корбанлык мал фәкыйрьләргә өләшенә, дус-туганнар, күршеләргә табын әзерләнә.

-Гаиләгез турында да сөйләп китсәгез иде...

- Ике кызым, 5 яшьлек улым бар. Хатыным эшләми, ул йорт-җирне тота, балалар тәрбияли, гаиләдә татулыкны тәэмин итә. Төркиядә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга игътибар зур.

- Зәйдә көн итүегезгә дә өч атнага якын вакыт узды. Шәһәр сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Зәй төзек, матур, яшел шәһәр булуы белән күңелгә керде. Гаилә белән сөйләшкәндә дә аны үз итүем күңелләренә хуш килде. Кайткач та җылы хисләр, шул тәэсирләр белән йөрермен.

Зәйлеләр, барыгызны Рамазан шәриф ае белән котлыйм. Рамазан - сабырлык, рәхмәт, ярлыкау, котылу, җәза бирелү, игелек кылу, аеруча гыйбадәтләрне күп кылу ае ул. Бу айның һәр көне, киче мөбарәк һәм кадерле, ул кичләрне бергә гыйбадәттә үтик. Әлеге айдагы күңел җылысы һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керсен.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: