Зәй офыклары

Суд приставының катнашыннан башка бурычларны автомат режимда түләттерү турында

Зәй прокуроры Ринат Кәримов суд приставлары хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы төзәтмәләр турында аңлата

Россиядә 20 июньнән Федераль суд приставлары хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр буенча, бурыч түләтүгә бәйле башкару производстволары, ведомство хезмәткәреннән башка гына, махсус мәгълүмати система ярдәмендә, автомат рәвештә кузгатылып, автомат түләтеләчәк.

Кешегә, әйтик, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүгә бирелгән 60 көн узгач, ЮХИДИ һәм суд приставлары мәгълүмати системалары автомобиль хуҗасы турында мәгълүматлар белән алыша. Шуннан соң дәүләт һәм муниципаль түләүләр системасына автомат рәвештә сорау (запрос) юллана. Штрафның түләнмәгәнлеге турында мәгълүмат килсә, өч көн эчендә башкару производстовосы ачылачак.
Моннан тыш
, суд приставларына элемтә операторларыннан бурычлы кешенең телефон номерын соратып алу хокукы бирелә. Компанияләр мәгълүматны бер тәүлек эчендә бирергә тиеш булачак.

Моңа кадәр аэропортларда фәкать пристав карары буенча гына чит илләргә чыгуны тыю алынырга мөмкин иде. Хәзер исә әлеге проблема автомат рәвештә хәл ителәчәк.

Шул ук вакытта мәгълүматлардагы хаталар проблемасы да узганда кала. Элек суд приставларына документлар кешенең исем-фамилиясе һәм туу датасы гына күрсәтелеп җибәрелә иде. Бу исә еш кына бер үк фамилиядәге кешеләрне бутап, акчаны ялгыш башка кешедән алып калу очракларына китерде. Яңа кагыйдәләр буенча, материалларда паспорт, СНИЛС яки ИНН мәгълүматлары күрсәтелмәсә, эш кузгатылмаячак.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: