Зәй офыклары

Активлыкны тагын да арттырасы иде

Кече һәм урта эшмәкәрлектә мөмкинлекләр дә, проблемалар да җитәрлек. Бүгенге көндә үз эшен булдырган, кыю эшләр алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре - җәмгыятькә позитив рух би-рүчеләр, районның икътисади үсешен тәэмин итүчеләр. Районда кече һәм урта эш-мәкәрлеккә ярдәм итү программасы ничек үтәлә? Узган атнада хакимияттә эшмәкәрләр катнашында үткән «түгәрәк...

Кече һәм урта эшмәкәрлектә мөмкинлекләр дә, проблемалар да җитәрлек. Бүгенге көндә үз эшен булдырган, кыю эшләр алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре - җәмгыятькә позитив рух би-рүчеләр, районның икътисади үсешен тәэмин итүчеләр. Районда кече һәм урта эш-мәкәрлеккә ярдәм итү программасы ничек үтәлә? Узган атнада хакимияттә эшмәкәрләр катнашында үткән «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүдә сүз шул хакта барды.

Бүгенге көндә районда 284 кече предприятие исәпләнә. Ел башында алар 330 иде. Кимүгә пенсия фондына күчерелә торган процент ставкалары күтәрелү сәбәпче булды. Кече бизнес өлкәсендә федераль һәм җирле дәрәҗәдә проблемалар кала бирә. Алар - кече бизнесны көйләүче норматив-хокукый актлар, базарны өйрәнү бердәм үзәге булмау. Бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып кече бизнес мөлкәте базасын эреләндерү, бизнес алып бару өчен шартлар тудыру тора. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан арендага мөлкәт, буш мәйданнар бирелә.

Хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү өчен кертелгән "Үзмәшгульлек" программасы буенча дүрт елда 744 кеше үз эшен ачып, алар тарафыннан 281 эш урыны булдырылды. Соңгы елларда "Лизинг-грант" программасы буенча 38 эшмәкәр эш башлады, алар 281 эш урыны тәкъдим итте. "Лизинг-грант" программасы буенча 38 эшмәкәр грант отты. Агымдагы елда "Зәй полимер заводы" ҖЧШ, СКПК "РАФ", шәхси эшмәкәрләр А. Н. Мартынов, Р. Р. Әхмәтов, А. В. Семенин крестьян-фермер хуҗалыгы грантка ия булды. В. А. Зайцев һәм А. Р. Мөхәммәтҗановларның лизинг җиһаз һәм техника буенча проектлары бу көннәрдә каралып, хәл ителәчәк. Кече бизнес вәкилләре үзләрен социаль проектларда сыный. Бүгенге көндә 41 кече һәм урта бизнес субъекты социаль ипотека буенча торак төзүгә юнәлдерелгән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын формалаштыруда катнаша.

«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүдә банклар эшмәкәрләргә кредитлар алу мөмкинлеге, салым инспекторлары үзгәрешләр турында бәян итте. "Доминант-инфо" ҖЧШнең кече һәм урта субъектлар белән эшчәнлеге, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының арендага буш мәйданнар бирү буенча мәгълүматлары эшмә-кәрләрдә кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: