Зәй офыклары

Бал кортыдай тырыш алар

Бар ул районда тәвәккәлләп, бар тырышлыгын эшкә җигеп, кемнеңдер ярдәменә өметләнмичә, үз мәшгульлеген оештырып, мул-җитеш тормышта яшәүчеләр. Ал. Бистәсе авылында Айгөл белән Василий Рафаэловлар терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә, күпләп умарта тота. Эшсезлек хөкем сөргән авылда Рафаэловлар проблеманы хәл итеп, башкалар сокланырлык мул тормышта яши. Алар турында булдыклы, тәвәккәл, эшкә үҗәт...

Бар ул районда тәвәккәлләп, бар тырышлыгын эшкә җигеп, кемнеңдер ярдәменә өметләнмичә, үз мәшгульлеген оештырып, мул-җитеш тормышта яшәүчеләр. Ал. Бистәсе авылында Айгөл белән Василий Рафаэловлар терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә, күпләп умарта тота. Эшсезлек хөкем сөргән авылда Рафаэловлар проблеманы хәл итеп, башкалар сокланырлык мул тормышта яши. Алар турында булдыклы, тәвәккәл, эшкә үҗәт дими, ни дисең... Әлеге гаилә Зәйдә дуңгыз үстерүче буларак билгеле. Өч ел инде районда бер генә социаль ярминкә дә алар катнашыннан башка узмый. Очсыз бәядән ит сатып кинәндерә алар халыкны. Ә бит кул сузымы гына нефтьчеләр шәһәре - Әлмәт, анда алып барып кыйммәт бәядән дә сатарга була, югыйсә. Үзебезнең район халкын ит белән тәэмин итү - аларның беренчел максаты. Бу гамәлләре өчен ике ел рәттән район башлыгы Рәхмәт хатына лаек булды Рафаэловлар. Терлек үстерим дисәң, игенчелекне дә алып барырга кирәк. Иген үстерү өчен аларның 112 гектар җире, җирдә хезмәт кую өчен комбайн, "ДТ-150" тракторы бар. Җыеп алынган ашлык терлек асрарга да, сатарга да җитә. Ә умартачылык һөнәре Василий Рафаэловта каннан килә. Бабасы Павел һәвәскәр, оста умартачы була аның. Василий кечкенәдән аның янында булышып, умарта карашып, серле, могҗизалы корт дөньясында кайнап үсә. Бабасының умартачылык буенча киңәшләре аңа хәзер аеруча ярап куя.

Василий - Туңылҗа авылыннан. Бал кортларына булган мәхәббәт, кызыксыну аны Уфа авыл хуҗалыгы институтының зооветеринария (умартачылык) бүлегенә читтән торып укырга китерә. Умартачылыкта эшләү тәҗрибәсе егеткә белемне тиз үзләштерергә ярдәм итә. Укытучыларына үз эшеннән чыгып катлаулы сораулар биреп йөдәтә Василий. Әлеге уку йорты зур тормыш мәктәбе булды минем өчен, ди ул. Биредә ветеринария бүлегендә укучы кап-кара күзле, озын кара чәчле башкорт кызы Айгөл белән танышып, гаилә кора. Яшь белгечләр Зәйгә кайта. Җитәкчелек аларны Ал. Бистәсенә берсен - ветеринар, икенчесен умартачы итеп эшкә билгели. Яшь гаиләгә ике катлы йорттан бүлмә дә бирелә. Рафаэловлар баш-аяклары белән эшкә чума. Василий тәҗрибәле умартачы Анна Лебедева белән иңгә-иң торып эшләп, осталыгын тагын да арттыра. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Камил Ногмановның ул елларда Ал. Бистәсен җитәкләгән чоры була.

- Василий умартачылык буенча бар белемен, осталыгын куеп эшләде. Аның кебекләрне фанат дими - ни дисең, - дип аның турында бик җылы итеп сөйли. Гаиләдә бер-бер артлы ике ул - Руслан, Владислав туа. Тырыш Рафаэловлар авыл башында шыңгырдап торган нарат буралардан гүрнәчәдәй йорт салып керә, каралты-кура булдыра. 1995 елда җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Ашлыгың булгач, терлек асрау ихтыяҗы үзеннән-үзе туа. Шул рәвешле, Рафаэловлар дуңгызчылык белән шөгыльләнә. Бабасыннан умарта алып асрый башлаган Василийның әлеге юнәлеш буенча да эше көйле бара. Бакча тутырып умарта да асрый алар. Йорттан урман, әрәмәлек ерак түгел. Урманнар исә юкә агачына бай. Бал кортлары үрчетим дисәң, кортлардан битәр хуҗаның үзенең тырыш булуы сорала. Василий кортлар тормышын, эшчәнлеген өйрәнү максатында пыяладан махсус умарта ясый һәм бал кортларын торымнан-торымга күзәтә. Ул алар кайнашканны карап, үзенә көч-куәт, стимул ала, яңадан-яңа гаҗәеп ачышлар ясый, алардагы тәртип, җаваплылыкка соклана. Әлеге серле бөҗәкләрдән күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар, ди Василий. Бал кортлары турында әнә шулай сәгатьләр буе сөйли ала. Бал кортлары кешеләргә дәва һәм үрнәк өчен яратылган, диелә бит изге китап Коръәндә. 21 көн гомере булган бал корты үзен тулысынча эшкә, файдалы хезмәткә багышлый. Аларда йоклау дигән төшенчә бөтенләй юк. Кеше шулай эшләсә, үләр иде. Бер бал корты бер көн эчендә 20 мең чәчәккә куна. Ә менә биш йөз кортның җыйган балы бер кашыкка гына сыя. Бер ана корттан 50 меңгә якын умарта кортлары үрчеп, бер гаилә барлыкка килүе - үзе бер могҗиза! Кыскасы, бал кортлары турында сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Әнә шул гаҗәеп серле бөҗәкләрдә әледән-әле авырулар туа. Аларны вакытында дәваларга кирәк. Бал кортлары төгәллек һәм чисталыкны ярата. Кешедән бернинди ис килмәскә тиеш, чәчне сабын белән генә юам, ди Василий. Төрле шампуньнар кортларны ярсыта икән. Кыскасы, умартачы бөҗәкләрнең көеннән, уңаеннан гына торырга тиеш. Василий умарта, рам, башка кирәк-яракларны да үзе ясый. Умарталары җиңел, уңайлы, икешәр магазинлы. Бакчада тезелеп утырган умарталарның һәрберсенең үз көе, үз моңы. Хуҗа аларның һәрберсен биш бармагыдай белә. Бал кортын үрчетү, бал алуда Василийның үз алымнары бар. Бу эшендә аңа җәмәгате Айгөл - алыштыргысыз булышчы. Бергәләп умарта карый, бал аерта алар. Айгөл яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә дә өлгерә. Түр бакчасы чәчәккә күмелгән аның. Йорт эчләре зәвыклы, чиста, пөхтә. Уңган-булган хуҗабикә яшәгәне йорт каршында үскән чәчәкләреннән күренә. Рафаэловлар балны өлгереп җиткәч кенә аерта. Аларның үз сатып алучылары бар. Әллә кайлардан килеп заказ бирәләр үзләренә. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык хуҗалык эшләрендә аларга уллары булыша. Берсе аларның авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләде, хәзер әтисенә булыша, икенчесе - "КАМАЗ"да баш конструктор. Ал. Бистәсе башында урнашкан Рафаэловлар йорты, ихатасы үзе бер бал корты оясын хәтерләтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: