Зәй офыклары

Чүптән акча ясап була

Районда кече һәм урта бизнес вәкилләренең күпчелеген яшьләр тәшкил итә. 24 яшьлек шәһәрдәшебез Ришат Шакиров - шундый тәвәккәл, булдыклы затларның берсе. Имәнлебаш авылы янындагы каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерү полигонын җитәкли ул. Яшь эшмәкәр чүп-чардан да табыш алу юлларын эзли. Полигон, республика экологик программасы кысаларында төзелеп, 2001 елда файдалануга тапшырылды. Ул...

Районда кече һәм урта бизнес вәкилләренең күпчелеген яшьләр тәшкил итә. 24 яшьлек шәһәрдәшебез Ришат Шакиров - шундый тәвәккәл, булдыклы затларның берсе. Имәнлебаш авылы янындагы каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерү полигонын җитәкли ул. Яшь эшмәкәр чүп-чардан да табыш алу юлларын эзли.

Полигон, республика экологик программасы кысаларында төзелеп, 2001 елда файдалануга тапшырылды. Ул 8,5 гектар мәйдан били. Чүп полигоны дигәч, пычрак, сасы исле, чүп-чар өемнәреннән торган объект күз алдына килә. Әмма аны килеп күргәч, мондый күзаллау юкка чыга. Биредә һәркайда тәртип, биләмә тирәли агач-куаклар утыртылган.

Ришат полигонда өч ел элек - әтисе Фәрит Шакировичның вафатыннан соң эшли башлый. Әти биредә җиде ел эшләп, тәртип салган иде инде, ди ул. Яшь эшмәкәр булдырылган тәртипне саклап, эшне камилләштерә бара. Ул чүп-чарны сортларга аеру өчен, җиһазлар алып, цех булдырган. 1 апрельдән әлеге цехны эшкә җибәргән. Полигонга чүп ташу буенча "Горзеленхоз" ҖЧШ белән килешү төзелгән. Бирегә көн саен уртача 180 куб метр көнкүреш калдыклары китерелә. Машиналар килә тора, көнкүреш калдыклары бушатылып, махсус җайланмаларда икенче катка күтәрелә һәм сортларга аерыла. Биредә Елена Исмәгыйлова, Галина Агашкина, Мәүлия Хәбибуллина, Венера Хисаметдинова аларны, сортларга аерып, махсус савытларга сала бара. Кыскасы, пластмасс, алюминий шешәләр, пыяла, металл калдыклары, аерым җыелып, зур-зур капчыкларга тутырыла. Бу капчыклар 1,3 куб метр чимал тутыруга исәпләнгән. Кәгазь-картон - Чаллы кәгазь-картон комбинатына, пластмасс шешәләр - "Эколеп" Казан пластик заводына, металл "Вторчермет"ка озатыла. Чүп-чар арасында ниләр генә очрамый, ди кызлар. Балалар киеме, кәрәзле телефоннар дисеңме... Сортларга аерылганнан соң, калган чүп-чар прессланып, полигонга күмелә.

Ришат Фәритович хәзер, "Грант-лизинг" программасына кереп, калган чүп-чарны пресслау җиһазы алу нияте белән йөри. (Моның өчен ул бизнес-план ясап җибәргән инде, конкурс нәтиҗәләрен көтә). Пресслау җайланмасы да булса, эш тагын да җайланачак. Сортларга аеру цехының өстенлекләре шактый, ди Ришат. Беренчедән, эшчеләр өчен эш шартлары уңайлана, икенчедән, ул экологик хәлне яхшырта. Биредә вентиляция эшләп тора: бернинди ис юк. Кыскасы, технология буенча каралган барлык санитар таләпләр үтәлә. Санэпидемстанция хезмәткәрләре дезинфекция, дератизация эшләрен вакытында үткәрә. Эшмәкәр район җитәкчелеге, санэпидемстанция, экологлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Район башлыгы Татьяна Воропаеваның һәрдаим булышлыгын тоям, ди ул. Бу аңлашыла - шәһәр чисталыгын, матурлыгын тәэмин итүче соңгы чылбырда да тәртип булырга тиеш.

Полигонда 13 кеше хезмәт куя, хезмәт хакы уртача 7600 сум тирәсе. Эш һәм ял өчен шартлар тудырылган, киенү-чишенү, юыну, ризык җылытып ашау бүлмәләре булдырылган. Эшчеләрне вахта йөртә. Эшләүчеләрнең күпчелеге - Имәнлебаш, Югары Шепкә авыллары, Мирный бистәсеннән. Сергей Турбабин - биредә иң озак эшләүче хезмәткәр. Ул Ришат Фәритовичның - уң кулы. Үзе булмаганда, бөтен эшне аңа ышанып тапшыра ул. Биредә дүрт берәмлек техника исәпләнә: һәр техника нинди дә булса эш башкара. Без полигонда булган көнне "Белорусь" тракторы бер арба кара җир алып кайтып, эшчеләр чәчәклек ясау белән мәшгуль иде. Чәчәкләр дә үссә, биләмәне танымассың да.

Яшь эшмәкәр иртәнге таңнан караңгыга кадәр эшендә кайнаша. Арып кайтып, ике яшьлек улым Даниярны кулыма алсам, ял иткәндәй булам, ди ул. Эшнең уңай баруында тылның яхшы булуы да кирәк. Ә бу яктан Ришат бәхетле: тормыш иптәше Юлия - аңа һәр эшендә булышчы, фикердәше.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: