Зәй офыклары

Исәпләү җиһазы кую отышлы

«Энергия саклау, энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында» 261нче Закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан халык кулланган газ өчен исәп-хисап ясау исәпләү приборы күрсәткече нигезендә генә башкарыла, ягъни бу - табигый газдан файдаланучы һәр абонент, үз йорты белән яшиме ул, фатирдамы, исәпләү приборы куйдырырга...

«Энергия саклау, энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында» 261нче Закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан халык кулланган газ өчен исәп-хисап ясау исәпләү приборы күрсәткече нигезендә генә башкарыла, ягъни бу - табигый газдан файдаланучы һәр абонент, үз йорты белән яшиме ул, фатирдамы, исәпләү приборы куйдырырга бурычлы дигән сүз. Безнең районда әлеге эш ничегрәк оештырыла? Район газдан файдалану хезмәте башлыгы Фәрит Вәлиев белән әңгәмәбез шул хакта.

- Фәрит Фалесович, сүзне иң элек сез хезмәт күрсәткән җиһазлар, газ челтәре торышыннан башлыйк әле...

- Бүгенге көндә районда газдан файдаланучы 22803 абонент исәпләнә, шуларның 48,8 проценты, ягъни 11138 кеше файдаланган газ өчен түләүне исәпләү приборы нигезендә башкара. Быел 574 кешегә хисаплау приборы куелды. Шуларның 380е - күпфатирлы йортларда, 194е үз йорты белән яшәүчеләр.

Районда 807,9 километр озынлыкта газ челтәре исәпләнә. Газ хуҗалыгы 21049 данә газ плитәсе, 6917 газ миче, 249 газ колонкасы, торак йортлардагы - 1314, мунчалардагы 1141 горелкага, 9422 газ исәпләү приборына хезмәт күрсәтә.

- Исәпләү приборлары кую мәҗбүриме һәм моның өчен эшне нәрсәдән башларга кирәк?

- Закон нигезендә бу эш 2015 елның 1 гыйнварына төгәлләнергә тиеш. Авыл җирләрендә, шәһәрдә үз йортлары белән яшәүчеләрнең күпчелегендә газ исәпләү приборы булса да, фатирларда әле ул бик сирәкләрдә генә куелган. Исәпләү приборы куйдыру чыгымлы эш булса да, кулланучы газ өчен түли башлагач, үзе өчен файдалы икәнен аңлаячак. Ул чыгымнарны экономияләү мөмкинлеге бирә. Газ исәпләү приборларын куйдыру тәртибе шәхси йортларда яшәүчеләр өчен - бер, фатирларда яшәүчеләр өчен икенче төрле. Шәхси йортка исәпләү приборы куйдыру өчен гаризаны "ТүбәнКамагаз" ЭПУ башлыгы А. С. Такарев исеменә язарга кирәк. Техник шартларга рөхсәт алынганнан соң, проект төзү, монтажлау эшләрен башкаруга лицензиясе булган оешма белән килешү төзелеп, барлык көйләү-документлаштыру эшләрен тәмамлаганнан соң, абонент шәһәр газ хуҗалыгына килеп, тиешле документлар нигезендә килешү төзи һәм газ хуҗалыгы белгече йортка барып исәпләү приборын пломбалагач кына газ өчен түләү прибор нигезендә исәпләнә башлый. Фатирларда яшәүчеләр өчен бу катлаулы процедура җиңеләйтелде. Исәпләү приборы куйдырырга теләүче район газдан файдалану хезмәте башлыгы исеменә гариза яза һәм аңа алга таба ничек эш итәргә икәнен безнең белгечләр аңлата.

- Подрядчы оешманы кеше үзе эзләргә тиешме? Бездә мондый эшләрне башкарырдай ышанычлы оешмалар бармы? Исәпләү приборын каян сатып алырга мөмкин?

- Зәйдә газ җиһазларын монтажлау, проектлау эшләренә лицензиясе булган 2 оешма бар. Болар - "КМТ" һәм "Вира Строй" ҖЧШ. Исәпләү приборын кеше үзе дә сатып алырга мөмкин, аны подрядчы оешма да тәкъдим итә. Приборның бәясе - 1200 сумнан башлап 3000 сумга кадәр. Каян сатып алырга икәнен белмәгәндә, безнең белгечләргә (7-30-87) шалтыратып белешергә мөмкин.

- Прибор куйдыру өчен кеше күпме чыгымга исәп тотарга тиеш була?

- Эретеп ябыштыру юлы белән газ счетчигы куйдыру - 8000-8500, ә эретеп ябыштыру кулланылмаганда 3000-3500 сумга төшә. Шунысын да искәртик, кайберәүләр исәпләү приборын бина эченә түгел, тышка куйдыра. Моның өчен махсус прибор сатып алырга (термокорректорлы) һәм аны җылытылган, явым-төшемнәр керми торган шкафка урнаштырырга, бу турыда корылма проектында күрсәтергә бурычлы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: