Зәй офыклары

Кош-корт асрау табышлы

Иске Зәйдә күпләп каз-үрдәк асраучы, кош-корт үстереп кәсеп итүче Мөхәммәтҗановлар гаилә фермасы оештырып, шуның белән көн күрә. Үзләре җитештергән итне көз-кыш айларында социаль ярминкәләрдә шәһәр халкына тәкъдим итә алар. Ярминкә саен ике дистәгә якын тере каз саталар. Ә эшчәнлекләрендә төп өстенлек - бер көнлек каз-үрдәк бәбкәләре алып, аларны 30 көннән...

Иске Зәйдә күпләп каз-үрдәк асраучы, кош-корт үстереп кәсеп итүче Мөхәммәтҗановлар гаилә фермасы оештырып, шуның белән көн күрә. Үзләре җитештергән итне көз-кыш айларында социаль ярминкәләрдә шәһәр халкына тәкъдим итә алар. Ярминкә саен ике дистәгә якын тере каз саталар. Ә эшчәнлекләрендә төп өстенлек - бер көнлек каз-үрдәк бәбкәләре алып, аларны 30 көннән соң сату. Кыскасы, Мөхәммәтҗановлар гаилә фермасында иртә яздан кышка кадәр эш кайный. Кышын хәл алгач, иртә яздан янә күңелле һәм тынгысыз мәшәкатькә чумалар.

Эльмира белән Радик Мөхәммәтҗановлар, төп эшләреннән тыш, әнә шулай яраткан шөгыльләре белән мәшгульләр. Бу эшчәнлекләренә алар 23 яшьлек уллары Артурны да тартканнар. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскән Радик өчен бу эш таныш һәм якын. Авыл тормышы, кош-корт арасында эшләү аңа бик ошый. Зур калалар, күп акчалы эшләр аны кызыксындырмый.

Мөхәммәтҗановлар элек-электән әз-әзләп булса да каз асрый. Кош-корт асрау өчен әллә нинди корылмалар, җиһазлар да кирәк түгел бит. Әкренләп алар гаилә фермасы булдыру хәселенә керешә. Дәүләт ярдәме белән һәм банктан кредит алып, кош-корт өчен ике зур корылма төзиләр. Әлеге төзелеш аларга 1 миллион сумга төшә. Төзелешкә тотылган 30 процент чыгымны хөкүмәт түли. Ә банктан алган кредит кош-корт, аларга азык, "Газель" автомобиле алырга китә. "Гаилә фермасын үстерү" программасында катнашу өчен документлар рәсмиләштерүдә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең булышлыгы зур булды, аларга рәхмәтлемен, ди гаилә башлыгы. Белгечләр аларның эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып тора, яңа программалар турында мәгълүмат җиткерә, киңәш-табыш итешә. Бу, билгеле, эшкә бер стимул, этәргеч.

Мөхәммәтҗановларның кошчылык фермасы 2 мең баш кош-кортка исәпләнгән, әмма ел дәвамында алар биредә 10 мең башка кадәр тәрбияләнә. Бер көнлек сап-сары, йомшак каз-үрдәк бәбкәләре 3-4 атнадан канат чыгарырдай булып үсә һәм аларны бер-бер артлы сатып алып китә башлыйлар. Аларның үз сатып алучылары - Баграж, Чыбыклы, Бура-Киртә авыллары, Сарман районы халкы күпләп ала кош-кортны. Сарман районының бер авылыннан 600 баш каз бәбкәсе алып киттеләр, ди Эльмира. Мөхәммәтҗановлардан бер мәртәбә кош-корт алган кеше бары аларга гына мөрәҗәгать итә. Кыскасы, рекламага кытлык кичерми алар.

Быел бер тәүлеклек каз бәбкәсенә бәя 40-50 сумга арткан. Хуҗалар моны йомыркаларның йолалысы аз булу белән аңлаталар. Шуңа бәйле рәвештә 30 көнлек каз бәбкәсен сату бәясе бераз күтәрелгән. Үз хуҗалыкларында 50 баш күркә дә үстерәләр.

Агымдагы елда беренче партия каз бәбкәләрен токымлы кош-корт үстерү белән шөгыльләнүче Питрәч районы Карповка авылыннан апрель уртасында алып кайталар. Мөхәммәтҗановлар токымлы казны өстен күрәләр. Алар әйтүенчә, әлеге казлар итләч, эре була. Казларның бер өлеше Кәрәкәстә асрала. Бер көнлек кош-корт яшь балага тиң. Алып кайткан беренче атнада көн-төн тәрбия кирәк аларга, ди гаилә башлыгы. Аларның асты чиста, коры булсын, тиешле рационда ашатылсын да.

Мөхәммәтҗановлар кошчылык бизнесының бөтен нечкәлекләренә өйрәнеп беткәннәр инде. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дип юкка әйтмәгәннәр бит. Әлеге тармак буенча оештырылган семинарлар, укуларда катнашалар, үз казаныңда гына кайнап булмый, ди фермерлар. Кош-кортка катнаш азыкны сатып алалар, фураж әзерләүдә үз тегермәннәре ярдәмгә килә. Кош-корт - су кошы, аларга һәрвакыт су кирәк. Бер көнне су булмагач, дөнья беткән кебек булды, диләр. Гаиләнең алга таба ферманы киңәйтү нияте бар. Моңа ирешүләренә шик юк. Тырыш, үҗәт, максатларына ирешүчән алар. Кыскасы, Эльмира белән Радик бәхет-уңышны кул кушырып көтеп утырмый. Аны үз көчләре, үз тырышлыклары белән тудыралар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: