Зәй офыклары

Мал-туар аяк астында уралсын

Апач - район үзәгеннән иң ерак авылларның берсе. Бохарай җирлегенә караган әлеге авыл табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Бакча башыннан болын-кырлар, тау итәгеннән урманнар башлана. Биредә халык элек-электән күпләп мал-туар асраган, иркен, мул тормышта яшәгән. Авыл кечкенә булса да, аны яшьләр дә үз итә. Людмила белән Ирек Хәсәншиннар - шундыйлардан....

Апач - район үзәгеннән иң ерак авылларның берсе. Бохарай җирлегенә караган әлеге авыл табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Бакча башыннан болын-кырлар, тау итәгеннән урманнар башлана. Биредә халык элек-электән күпләп мал-туар асраган, иркен, мул тормышта яшәгән. Авыл кечкенә булса да, аны яшьләр дә үз итә. Людмила белән Ирек Хәсәншиннар - шундыйлардан. Ирек - җирнең кадерен белүче, эшчән ир-егет. Людмила исә аннан да тынгысыз, уңган-булган, тәвәккәл хуҗабикә. Авылда калып, беркем ярдәменә таянмыйча, ныклы хуҗалык белән яши Хәсәншиннар.

Людмила белән Ирек икесе дә Бохарай мәктәбен тәмамлаганнар. Ирек авылда механизатор булса, Людмила һөнәр училищесында белем алып, Апачта сатучы булып эшли. Авылда эшләп үскән Ирек белән Людмила гаилә корып, авылда төпләнергә ниятлиләр. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 50 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның яртысы - савым сыер. Болар өстенә, атлар, дуңгызлар, сарыклар, күпләп кош-корт та асрыйлар. Терлек биналары хуҗалыкта гына түгел, урамның каршы ягында да тезелеп киткән. Мал-туар авырып китсә, үзләре дәвалый. Кыскасы, Хәсәншиннар - универсаль кешеләр. Аларның "Белорусь" тракторлары бар. Бөтен эшне шуның ярдәмендә башкаралар. Терлекчелек белән җитди шөгыльләнәсең икән, үзеннән-үзе игенчелеккә кереп китәсең. Әлеге ике шөгыль бер-берсен тулыландыра, туендыра. Шулаен шулай да, әмма Хәсәншиннарның җире юк. Терлек азыгын сатып алырга һәм шуның хакына ялланып эшләргә туры килә аларга. Без әлеге хуҗалыкта булганда, Ирек бер фермерга салам җыешырга киткән иде.

Хәсәншиннар иртә таңнан караңгы төшкәнче эштә. Людмилага җәен иртәнге сәгать 3тә торып, ике сәгать дигәндә, сыерларны савып бетереп, сөтне озатырга туры килә. Продукцияне Югары Мәлемнән эшмәкәр килеп алып, Сарман сөт заводына тапшыра икән. Җәен сөтнең бер литры - 7, кышын 9 сум тора. Җәен көненә 140 литр сөт тапшыралар. Хәзер исә 70 литр.

- Үзебез шәһәргә алып барып сата алмыйбыз, аңа вакыт та, җай да юк, - ди Людмила.

Җәен, билгеле, сөт күп, кышка ул бермә-бер кими. Яз-җәй терлекләр көтүдә, аның өчен махсус көтүче яллыйлар. Апачта көтүлек җирләр күп. Җәйрәп яткан болыннардан туеп кайткан сыерлар шактый сөт бирә. Хәсәншиннар сөт саткан акчага көн күрәләр. Иткә дип үстергән үгез маллары да бар. Тик аны тере килеш алучы юк икән. Ит белән алып сатарлык итүчеләр малны очсыз бәядән алырга тырыша. Базарда ит күп дигән сылтау таба алар. Ә бит азыгын сатып алып ашаткан кешенең үстергән малын очсызга бирәсе килми. Чөнки күпме хезмәт куярга, чыгым түгәргә кирәк...

Печән әзерләргә Хәсәншиннар җәй башында ук керешәләр. Бу эш әле дә дәвам итә. Без Людмила белән сөйләшкән арада Ирек тракторына салам төяп кайтып җитте. Эскерт-эскерт өелгән печән, салам өемнәре әллә каян күренеп тора. 150 төргәк печән генә әзерләгән алар. Кышын мал-туарны шул эскерттән алып кайтып ашатабыз, ди гаилә башлыгы. Кыскасы, җәен дә, кышын да эш кайный хуҗалыкта. Людмилага хуҗалык эшендә X сыйныфта һәм политехник колледжда укучы кызлары Ләйсән белән Гүзәл булыша. Авылда калганга үкенмибез, шәһәргә барсак, берничә сәгатьтән Апачка кайтасы килә, баш авырта, сулыш алуы авырлаша, дип көлешәләр. Авылда яшәргә язсын, мал-туар аяк астында уралып йөрүгә ни җитә?! Әнә шундый уй-теләктә Хәсәншиннар. Икесенә - ике машина, кайсының вакыты бар, шул район үзәгендә йомыш белән барып кайта. Моннан өч ел элек Людмила үзмәшгульлек программасына кереп, өч бозау үстереп сата. Лизинг-грант программасын ишетә киләбез, Людмила документлар белән йөрсә генә, минем вакытым да, үҗәтлегем дә җитми, ди Ирек.

Безнең белән озаклап сөйләшеп тормыйча, янә салам җыю эшенә кузгалды хуҗа. Ә Людмиланың мәшәкате тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Аш-су әзерлисе, кичкә үгез-бозауларга, кош-кортка азык бирәсе... Кичке савымга исә бер колхоз көтүе кадәр сыерлар кайтасы бар.

Исәнлек кенә булсын. Бер-береңне аңлап яшәгәндә, бер теләктә булганда, бар эшне дә җиңәргә була. Эш кешене чыныктыра гына ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: