Зәй офыклары

Марат Әхмәтов Татарстанның эшмәкәр-фермерлары белән очраша

29 октябрьдә Казанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры эшмәкәрләр белән очраша. Эшмәкәрләр министр белән бүгенге көндә чишелеш таләп ителүче мәсәләләр турында сөйләшәчәк. Әлеге чараны оештыручы -Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов. Биснес вәкилләре чарада катнашу өчен 26...

29 октябрьдә Казанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры эшмәкәрләр белән очраша. Эшмәкәрләр министр белән бүгенге көндә чишелеш таләп ителүче мәсәләләр турында сөйләшәчәк. Әлеге чараны оештыручы -Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов. Биснес вәкилләре чарада катнашу өчен 26 октябргә кадәр теркәлү үтәргә тиеш.

Марат Әхмәтовка сорау бирү өчен эшмәкәргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасы аша гариза юлларга кирәк.

"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 ел ахырыннан бирле даими төстә эшли. Шул вакыт эчендә 16 очрашу үткәрелгән. Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан, Чаллы мэрлары Илсур Метшин һәм Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ФАС РТ), Марина Патяшина (Роспотребнадзор), Артем Сидоров (ТР экология министры) һәм башкалар белән күзгә-күз карап сөйләште һәм шушы очрашулар нәтиҗәсе буларак, бизнеста уннарча мәсьәлә уңай чишелеш тапты.

"Авыл хуҗалыгы министрлыгына фермерларның гына түгел, агросәнәгать секторына караган башка компанияләр, азык-төлек тармагының да сараулары күп туа. Без бу очрашуга КФХ, эшкәртү кампанияләре, сәүдә челтәрләре, агросәнәгать комплексының эре системага әйләнгән предприятиеләрен чакырдык. Безнең максат - бизнеска кагылган сорауларны, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын табу. Мин барлык эшмәкәрләрне үзләренең сораулары белән чарада катнашырга чакырам",- ди Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.

Очрашуда катнашырга теркәлү өчен проект координаторлары белән 8(843)203-44-17 телефоны аша элемтәгә керү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: