Зәй офыклары

Металл корылмалар эшләү – өстенлекле юнәлеш

Хезмәтне яратып, башкарган эшеннән тәм табып, тулы канлы тормыш белән яшәргә теләүчеләргә районда мөмкинлекләр җитәрлек. Чит төбәкләргә китеп, кеше почмагында яшәп тир түгүгә караганда, үз туган җиреңдә җиң сызганып хезмәт куюга ни җитә?! Соңгы елларда район предприятиеләрендә эшче һөнәренә сорау артты. Мәсәлән, икътисади кризис елларында да аягында нык басып калган,...

Хезмәтне яратып, башкарган эшеннән тәм табып, тулы канлы тормыш белән яшәргә теләүчеләргә районда мөмкинлекләр җитәрлек. Чит төбәкләргә китеп, кеше почмагында яшәп тир түгүгә караганда, үз туган җиреңдә җиң сызганып хезмәт куюга ни җитә?! Соңгы елларда район предприятиеләрендә эшче һөнәренә сорау артты. Мәсәлән, икътисади кризис елларында да аягында нык басып калган, тотрыклы предприятиеләрнең берсе - «Гидромонтаж» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте бүген дә хезмәтенә җитди караучы, тырыш хезмәткәрләрне кабул итәргә әзер.

- Эш юк, бездә эш табып булмый, дип зарланып йөрүчеләрне мин җитди кешеләр итеп кабул итмим. Тырыш, максатчан кеше беркайчан да югалып калмый. Яшьләрне лаеклы яшәү, тормышта үз кыйблаңны табу өчен хезмәтне яратырга, максатчан булырга чакырам, - ди предприятие җитәкчесе Николай Липовских.

Һәм зирәк җитәкче үз кул астына нәкъ менә шундый булдыклы хезмәткәрләрне туплаган. 50 елдан артык төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче предприятие Зәйне төзүче иң төп оешмаларның берсе булып тора. Шулай ук республикада да сыйфат белән, тотрыклы эшләүче, ышанычлы төзелеш оешмаларыннан санала. Алар төзегән йортлар, объектлар ныклыгы белән дан казанды.

Бүген исә "Гидромонтаж" төп игътибарны төзелеш эшләре өчен металл конструкцияләр ясауга юнәлтә. Элегрәк алар металл конструкцияләрне үзләре эш алып баручы төзелеш объектларына кирәкле күләмдә генә әзерләгән, ә 2010 елдан төрле оешмалар заказы буенча эшләүгә күчкәннәр.

- Бүгенге көндә безнең төп заказчыбыз - "Татнефть" АҖ. Алар өчен без нигездә нефть чыгару өчен махсус корылмалар ясауга металл конструкцияләр әзерлибез. Аена 500-600 тонна продукция эшләп чыгарабыз. Киләчәктә республикада билгеле, куәтле металл конструкцияләр заводы исемен яулауны максат итеп куйдык. Моның өчен иң беренче чиратта югары сыйфатлы продукцияне тиз арада җитештерү мөһим. Чөнки конкурентлардан югары сыйфат, заказларны тиз үтәү белән генә өстен булырга мөмкин. Ә инде моңа ирешү өчен белемле, булдыклы хезмәткәрләр кирәк, - дип басым ясады "Гидромонтаж"ның җитештерү бүлеге башлыгы Константин Бабин.

Әлбәттә, югары таләпләргә җавап бирерлек продукция җитештерү өчен алдынгы технологияләр кулланып эшләү дә кирәк. Автоматлаштырылган эретеп ябыштыру аппаратлары, станоклар илебезнең төрле төбәкләреннән кайтартылган. Завод эченә килеп кергәч тә, үзләре хәрәкәтләнүче зур-зур җиһазларны күрүгә, монда кеше хезмәте кирәк тә түгел кебек тоела. Ә җентекләбрәк карый, сораштыра башлагач, һәр тимер кисәген ювелирларча төгәллек белән эретеп ябыштыруның никадәр җаваплы хезмәт булуын аңлыйсың.

120 хезмәткәрне берләштерүче коллектив өч сменада тәүлек дәвамында бер генә минут вакытны да сарыф итмичә эшли. Заводта өч цех булдырылган: аларның берсе - төрле катлаулылыктагы металл конструкцияләр әзерләү, икенчесе - профильле табаклы калайлар ясау, өченчесе шуларны буяу белән шөгыльләнә. Предприятиедә хезмәтне саклауга зур игътибар бирелә. Һәр хезмәткәр эш урынына махсус каскалар, Германия, Америкада эшләнгән сыйфатлы комбинезоннар белән генә җибәрелә. Аеруча буяу цехында ис, химик препаратлардан саклану җитди игътибарга алына. Хезмәт хакына килгәндә, аннан тулысынча канәгать эшләүчеләр. Чөнки, квалификациягә карап, 20 меңнән 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы бернинди тоткарлыксыз үз вакытында бирелә "Гидромонтаж"да. Мәсәлән, Александр Сергеев биредә 43 елдан артык эшли. Слесарь ярдәмчесе буларак хезмәт юлын башлаган Александр 1974 елдан бригадир вазифасын башкара.

- Шушы дәвер эчендә башкарылган хезмәтне күреп күңел сөенә. Шәһәр урамыннан барганда үз өлешең кергән йортларның, биналарның ныклыгына горурлык хисе уяна, - дип елмая ул.

Александр яшьләрне эшче һөнәреннән курыкмаска өнди. Соңгы вакытта эретеп ябыштыручы, металл конструкцияләр җыю буенча слесарьларга ихтыяҗ бар. Гомумән, хезмәтне яратучы, тырыш кешеләрне заводта яхшы каршы алып, эш белән тәэмин итәргә әзерләр. Бу сүзләрне 1988 елдан «Гидромонтаж»да хезмәт куючы, соңгы елларда бригадир булып эшләүче Миннегүзәл Әхмәтҗанов та хуплады.

- Хезмәт юлын кайдан башларга белми йөрүче егетләргә биредә сәләтен күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мин Чыбыклы авылыннан. Нәкъ менә биредә эшләвемә беркайчан да үкенмәдем. Киресенчә, хезмәтем белән горурланам. «Гидромонтаж» четерекле төзелеш, металл эшләнмәләре серләренә төшендерүче оешма булды. Заводка килгән яшьләр арасында янып эшләп, югары уңышларга ирешү өчен максат куеп йөрүчеләр булуы сөендерә. Бу - иң мөһиме, чөнки безнең эшебез югалмый, ә перспективалы яшьләр кулына күчеп, үсә бара, - диде ул.

Яшьләр дигәннән, заводта алар чыннан да аз түгел. Хезмәткәрләрнең 30 процентын 30 яшькәчә егетләр тәшкил итә. 4 ай элек армия хезмәтеннән кайтып, биредә хезмәт юлын башлаган Александр Елизаров биредә эшләвенә сөенеп бетә алмый. Армиягә кадәр Кама политехник институтында укый башлаган егет хезмәтен тиз үзләштерүе, яңалыкка омтылуы белән аерылып тора коллективта. Хәзер инде ул - III разрядлы слесарь. Аена 20 мең сумлап хезмәт хакы ала. Завод җитәкчелеге егетне перспективалы яшь белгеч, дип бәяли. Алга таба ул югары белем алуын дәвам итеп, тагын да югарырак разрядлы белгеч булу максатын куйган. Хезмәтен кызыклы, мавыктыргыч, ди. Үз-үзен кая куярга белмичә, юкны бушка аударып йөрүчеләргә ул - менә дигән үрнәк. Юкка гына хезмәт - үзе тәрбия чарасы ул, дип әйтми халык.

"Гидромонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең металл конструкцияләр заводы - менә шулай җитди хезмәт урыны да, эшенә карап ашын бирүче ышанычлы предприятие дә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: