Зәй офыклары

Әнвәр ХАҖИЕВ: «Станциядә инвестиция программасы уңышлы үтәлә”

"Генерация компаниясе" АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы - Татарстан Республикасында энергетика продукциясе җитештерүчеләр арасында эреләрнең берсе. ГРЭСның эшчәнлек нәтиҗәләре шәһәр-районның социаль-икътисади үсешенә ныклы йогынты ясый. Энергия җитештерүчеләр быелның 9 аенда нинди нәтиҗәләргә иреште, гомумән, энергетиклар бүгенге шартларда куелган бурычларны ничек үти? Шушылар һәм кайбер башка мәсьәләләр турында станция директоры Әнвәр...

"Генерация компаниясе" АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы - Татарстан Республикасында энергетика продукциясе җитештерүчеләр арасында эреләрнең берсе. ГРЭСның эшчәнлек нәтиҗәләре шәһәр-районның социаль-икътисади үсешенә ныклы йогынты ясый. Энергия җитештерүчеләр быелның 9 аенда нинди нәтиҗәләргә иреште, гомумән, энергетиклар бүгенге шартларда куелган бурычларны ничек үти? Шушылар һәм кайбер башка мәсьәләләр турында станция директоры Әнвәр Хаҗиев сөйли.

- Быелның 9 аенда станциядә 7 миллиард 145 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерелде. Ел ахырына ул 9 миллиард 645 миллион киловатт-сәгать тәшкил итәр дип көтелә. Ел башыннан җылылык энергиясе 179 мең гигакалория җитештерелде. Ел нәтиҗәсе буенча ул 288 мең гигакалория тәшкил итәчәк. Агымдагы елда энергия җитештерү, 2011 ел белән чагыштырганда, 102,8 процентка күбрәк булыр дип көтелә.

Станциянең төп җитештерү продукциясе 9 айда 8932,3 миллион сум тәшкил итте, шуның 8833,8 миллион сумы - электр энергиясе, 98,5 миллион сумы җылылык энергиясенә туры килә. Продукция җитештерү арту электр энергиясе базарында тарифларның азрак кимүе шартларында эшләп чыгару күләмнәре күбәю белән бәйле.

2011 елның гыйнварыннан Россиядә системалы ышанычлылыкны тәэмин итү буенча хезмәтләр базары эшли башлады. Бу - электр энергиясе һәм егәрлек базарларын тулысынча либерализацияләү шартларында Россиянең бердәм энергетика системасының (ЕЭС) тиешле дәрәҗәдә ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итүче коралларның берсе.

Мондый хезмәтләр күрсәтү кулланучыларга бирелүче электр энергиясенә заманча катгый таләпләр куелудан гыйбарәт.

Системалы хезмәтләр күрсәтү базарында ГРЭС ныклы урын тота һәм станциянең барлык 11 блогы ешлыкны нормаланган беренчел һәм автоматлаштырылган икенчел көйләү буенча хезмәтләр күрсәтә.

Турбинага парның даими басымы астында энергоблокларны "тирән бушану" режимына күчерү буенча зур эш башкарылды. Бу исә ягулык чыгымнарын киметү, энергоблокның көйләү диапазонын 25 процентка арттыру һәм тирә-як мохиткә йөкләнешне киметү мөмкинлеге бирә.

9 айда продукция җитештерү чыгымнары артты һәм бу ягулыкка бәяләрнең артуы белән бәйле. Продукциянең үзкыйммәте структурасында ягулык чыгымнары 80 процент тәшкил итә.

Предприятие тарафыннан салым законнары катгый үтәлә. Барлык дәрәҗә бюджетлар алдындагы бурычлар үзвакытында һәм тулы күләмдә башкарылды. Тулаем, барлык дәрәҗә бюджетларга 88 миллион сумнан артык средстволар исәпләнде, җирле бюджетка 49,271 миллион сум акча күчерелде.

Станциядә инвестиция программасы уңышлы үтәлә. 2010-2012 елларда станцияне яңартуга капиталь кертемнәр күләме 900 миллион сумга якын тәшкил итә. Быелның 9 аенда - 168,3 миллион сум. Ел нәтиҗәләре буенча ул 272,8 миллион сум булыр дип көтелә.

Барлык капиталь төзелеш объектлары буенча планлаштырылган күләмнәр билгеләнгән срокларда үтәлә.

Предприятиедә экологик сәясәт тормышка ашырыла, аны үтәү буенча программа эшләнеп расланды. Быелның 9 аенда тирә-як мохитне саклауга 27 миллион сум средстволар сарыф ителде.

"ЭКОлидер" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча ГРЭС "Торак-коммуналь комплексы эшчәнлегендә экологик куркынычсызлык буенча ирешкән уңышлары" номинациясендә лауреат булды. Конкурсның төп максаты - предприятие һәм оешмаларның табигатьне һәм ресурсларны саклау эшчәнлегенең уңай тәҗрибәсен тарату, Татарстан Республикасы предприятиеләренең табигатьне саклау эшчәнлеген кызыксындыру. Конкурска нәтиҗә ясаганда проблемаларны хәл итүгә инновацион якын килү һәм үзенчәлекле идеяләргә зур игътибар бирелде.

Станциядә хезмәт куючыларның 68 проценты - эшчеләр; белгечләр һәм хезмәткәрләр - 20 процент. Эшләүчеләрнең уртача яше - 40, өчтән бере югары һәм ике югары белемгә ия.

Предприятиедә кадрлар сәясәте кеше ресурслары белән идарә итү концепциясенә нигезләнә һәм беренче чиратта персоналның үсешенә юнәлтелгән.

"Тинчурин укулары" VII Халыкара яшьләр фәнни конференциясе нәтиҗәләре буенча мәгълүматый коммуникацион технологияләр бүлеге инженеры А. В. Калинин "Мәгълүматый-үлчәү техникасы һәм гамәли математика" секциясендә "Артезиан су чыганагы җиһазлары белән идарә итү һәм мазут хуҗалыгы мониторингы өлешендә станциянең энергия ресурсларын контрольдә тотуда исәпләү комплексы үсеше" доклады белән чыгыш ясап, I дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Җылылык электр станцияләре оператив персоналы комплекслы бригадаларының һөнәри осталык конкурсында ГРЭС II урынны алды.

Станциянең яшь эшчеләре шәһәр күләмендәге һөнәри осталык бәйгесендә актив катнашты. В. В. Рыжов, В. Н. Пименов - I, С. В. Гуляев, В. Н. Майоров II урын яулады.

Предприятие персоналы ТР Электропрофсоюз хезмәт коллективлары һәм производство командирлары ярышларында шулай ук актив катнаша, шәһәр предприятиеләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасында ГРЭС командасы 5 ел дәвамында җиңү яулый.

Станциядә пенсионерларны социаль яклау буенча даими эш алып барыла. Алар безнең меңнән артык. Быел гына да Өлкәннәр көнендә - 1022, Җиңү көнендә 159 кешегә, эшләмәүче пенсионерларга квартал саен (799 кеше), юбилей даталар уңаеннан - 140, аерым казанышлары өчен - 8, дәваханәгә юллама алу өчен 34 кешегә матди ярдәм күрсәтелде. Предприятиедә пенсионерлар өчен компьютер курслары оештырылды, аларда 40 кеше укыды инде, 37 кеше курсларны ел ахырына тәмамлый. Өлкәннәр көнендә станция хезмәткәрләре һәм эшчеләре пенсионерларның өйләрендә булдылар. Пенсионерлар өчен Алабугага сәяхәтләр оештырылды.

Ел ахырына кадәр безнең төп бурыч - энергонәтиҗәлелектә ирешелгән дәрәҗәне саклау, кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән өзлексез, тотрыклы тәэмин итү. Шулай ук куллануга җибәрелүче энергиянең сыйфатын тәэмин итү мөһим. Энергияне күпләп сату базарында предприятиенең көндәшлелеген тәэмин итү өчен инвестиция программасын үтәү кирәк. Экология эшчәнлегендә станциянең төп бурычы - тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясауны минимизацияләү, җитештерүнең экологик куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, табигать ресурсларын рациональ куллану, экологик чыгымнарны оптимальләштерү.

Уңышлы эшчәнлек алып бару һәм куелган бурычларны үтәү өчен ГРЭС барлык ресурсларга һәм мөмкинлекләргә ия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: