Зәй офыклары

Оста яшьләр күп заводта

Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесе ил күләмендә машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Әлеге тармак ил икътисадын әйдәп баруда мөһим роль уйный. Чөнки машиналар, төрле билгеләнештәге техника җитештерүнең һәр тармагында кулланыла. Машина төзү юнәлеше буенча Зәй Россиядә билгеле урын тота. Дөньяда танылган "КамАЗ" йөк машиналарына тәгәрмәчләр ясау белән шөгыльләнүче...

Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесе ил күләмендә машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Әлеге тармак ил икътисадын әйдәп баруда мөһим роль уйный. Чөнки машиналар, төрле билгеләнештәге техника җитештерүнең һәр тармагында кулланыла. Машина төзү юнәлеше буенча Зәй Россиядә билгеле урын тота. Дөньяда танылган "КамАЗ" йөк машиналарына тәгәрмәчләр ясау белән шөгыльләнүче Зәй заводы агымдагы ел башыннан "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШ буларак эшли башлап, "Мефро" маркалы тәгәрмәч продукцияләре җитештерүгә кереште. Әлбәттә, бу заманча эш юнәлешләре билгеләү, чит илдә эшләнгән җиһазлар белән идарә итә алырлык белгечләр туплау бурычы куя. Шуңа күрә завод җитәкчелеге эшче һөнәре, заманча станокларны тиз үзләштерүче яшьләргә өстенлек бирә. Бүген заводта эшләүче хезмәткәрләрнең 35 процентын яшьләр тәшкил итә. Соңгы елларда яшь эшчеләр арасында һөнәри осталык район бәйгесен дә биредә үткәрү юкка түгел. Беренчедән, завод елдан-ел үз хезмәткәрләрен күбрәк катнаштырып, аларның осталыгын сыный, икенчедән, завод җиһазларыннан чит предприятие хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә куллануын күзәтеп, үз эшчеләре белән чагыштыра. Быелгы һөнәри осталык бәйгесе Машина төзүчеләр көне алдыннан узды, анда барлык катнашучыларның өчтән ике өлешен завод яшьләре тәшкил итте. Аны яшьләр идарәсе оештырды.

- Бәйгедә яшьләрнең елдан-ел күбрәк катнашуы сөендерә. Узган ел 16 кеше көч сынашса, быел алар саны бермә-бер артык - 39. Бу яшьләрнең үз һөнәрләре буенча камилләшүгә омтылуы турында сөйли. Соңгы елларда эшче һөнәренә сорау булуын аңлаучылар саны арта. Бүген сез "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" территориясендә төрле җиһазларда аз вакыт эчендә сыйфатлы продукция җитештерүдә, теоретик белемегезне сынауда ярышасыз. Арагызда тәҗрибәлеләр дә, яңа гына эшли башлаганнар да бар. Бәйгедә кем генә җиңсә дә, сез инде ярышка чыгарга батырчылык итүегез белән җиңүчеләр, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова.

Жюри рәисе, заводның баш технологы вазифаларын башкаручы Валерий Мезенцев мондый осталык сынау бәйгеләренең бик тә кирәк булуын ассызыклый. Яшьләр арасында ул үзара ярышып эшләү, хезмәт күрсәткечләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүгә омтылу һәм, ниһаять, белмәгәнне белү теләге уята, диде. Валерий Мезенцев заводта эшләүче яки бирегә эшкә килергә теләүче колледж студентларына аеруча тырышып заманча техниканы үзләштерергә кирәклеген белдерде. Чөнки заводны көчле модернизацияләү көтелә. Ә чит ил җиһазлары белән идарә итү өчен белемле, үз-үзенә таләпчән хезмәткәрләр кирәк.

Тантаналы өлештән соң, яшь машина төзүчеләр, "Генерация компаниясе"нең Зәй филиалы энергетиклары, политехник колледж студентларыннан торган конкурсантлар төркеме төрле белгечлекләр буенча теоретик имтихан тотты. Биремнәр эш барышында кулланыла торган җиһазлар, аларны эшләтү тәртибе, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүгә кагылды. Егет-кызлар аларны тиз арада үтәп, практик эшкә кереште. Бәйге 9 төрле һөнәр - программа идарәсе белән станоклар төзәтүче, слесарь-төзәтүче, токарь, фрезерлаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, электр монтеры, йөк төяү техникасын йөртүче, инженер-технолог, инженер-конструкторлык буенча узды.

Инженер-технологлар өчен теоретик бәйге белән практик өлеш әллә ни аерылмады. Заводның конструкторлык бюросы башлыгы Булат Гарифуллин һөнәри бәйгедә катнашу үз өстеңдә аеруча ныклап эшләргә мәҗбүр итә, бу эшкә яңа керешкән яшьләргә аеруча файдалы, ди. Ул үзе дә моңа кадәр берничә ел һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган. Үз мөмкинлекләрен үстерү өстендә ныклап шөгыльләнүе нәтиҗәсендә бүген Булат Гарифуллин заводның тәҗрибәле эшчеләре белән беррәттән Мактау тактасына кертелгән. Хәзер исә егет яшьләрнең эшкә сәләтен күзәтә.

Эшче һөнәрләре буенча ярышучылар практик биремнәрне төрле станоклар, техника артында үтәде. Токарь Виталий Майоров (ГРЭС) узган елгы бәйгедә җиңү яулап, республика ярышларында район данын яклап, өченче урын алган. Быел да егет үзен тагын бер кат сынап карарга булган. Һаман IV разряд белән йөреп булмый инде, әгәр дә үземне күрсәтә алсам, разрядымны күтәрерләр дигән өмет бар, ди ул. Фрезерлаучы Ришат Мортазин предприятиегә "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" итеп үзгәртелгәч эшкә килгән. Ә бәйгедә икенче ел катнаша. Узган ел политехник колледж студенты буларак катнашкан һәм күңеленә заводка килеп эшләү ниятен беркеткән. Аңа машина төзүче булу бик тә охшый. Егет югары белем алып, әлеге тармакта зур үрләр яуларга хыяллана.

Иң кызыклы, үзенчәлекле бәйге, мөгаен, йөк төяү техникасын йөртүчеләр арасында булгандыр. Анда заводта җитештерелгән продукцияне машиналарга төяп озатучы бер егет һәм өч кыз катнашты. Алар барысы да инде заводта берникадәр тәҗрибә тупларга өлгергән. Иван Филиппов, Гүзәл Волякова, Надежда Вәлиәхмәтова, Елена Абрамова - нәтиҗәле эшләре белән билгеле хезмәткәрләр. Шулай да аларга билгеләнгән биремнәр бик җиңел түгел иде. Санаулы вакыт эчендә йөк төяп күрсәтү белән беррәттән, алар үз техникасы сәнәгенә туп алып, аны кыршаудан чыгаруда да көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Иван Филиппов беренче булды. Ә программа идарәсе белән станоклар төзәтүчеләрдән М. Киселев («Мефро уилз Руссия-Зәй заводы»), слесарь-төзәтүчеләрдән С. Тимофеев («Мефро уилз Руссия-Зәй заводы»), токарьлардан И. Шиһапов («Мефро уилз Руссия-Зәй заводы»), фрезерлаучылардан С. Милочкин («Мефро уилз Руссия-Зәй заводы»), электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылардан О. Пименев (ГРЭС), электромонтерлардан В. Рыжов (ГРЭС), инженер-технологлардан Т. Садриев («Мефро уилз Руссия-Зәй заводы»), инженер-конструкторлардан Е. Мәхмүтов («Мефро уилз Руссия-Зәй заводы») үз һөнәрләренең осталары буларак танылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: