Зәй офыклары

Район икътисады үсештә

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче мәртәбә төбәкләр арасында беренче урынны яулады. Әлеге рейтинг 7 майда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында яңгырады. Нәтиҗәлелекне бәяләүнең төп критерие булып икътисади үсеш динамикасы, социаль өлкә һәм халыкның башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә бәяләмәсе тора. Гомумән, бәяләмә соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча бирелә. Бездә бу...

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче мәртәбә төбәкләр арасында беренче урынны яулады. Әлеге рейтинг 7 майда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында яңгырады. Нәтиҗәлелекне бәяләүнең төп критерие булып икътисади үсеш динамикасы, социаль өлкә һәм халыкның башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә бәяләмәсе тора. Гомумән, бәяләмә соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча бирелә. Бездә бу саннар Татарстанның югары күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, барлык социаль-икътисади юнәлешләрдә үсешен чагылдыра. Ә ул, һичшиксез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясенең җөмһүриятебездә үсеш һәм тотрыклылыкны тәэмин итүе белән бәйле. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен ныгытты, республикабызда эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.

Районда да социаль-икътисади үсеш күзәтелә. Агымдагы елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча күпчелек күрсәткечләрдә уңай динамика чагыла.

- 2015 елның өч аенда эшләп чыгарылган продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр 6 миллиард 332 миллион сум тәшкил итте, бу, 2014 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, 4,6 процентка артык. Бу - районнар арасында 8нче күрсәткеч. Үсеш беренче чиратта нефть табу предприятиеләре эшчәнлегенә бәйле. Нефть табу 29 процентка артты. Сәнәгать предприятиеләрендә дә үсеш бар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, гомуми нәтиҗәләргә тукталып.

"Техно" заводы беренче кварталда 630 миллион сумлык продукция җитештергән, ул, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 23,6 процентка артык (бу - районда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләменең 9,7 проценты дигән сүз). "ТатЭК" ҖЧШ өч айда 98 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган: үсеш 2,1 процент тәшкил итә. Тимер-бетон эшләнмәләр заводы да темпларны арттыра. Биредә 20 миллион сумлык продукция әзерләнгән.

Район бюджеты нигезен тәшкил итүче ГРЭС өч айда 2 миллиард сумлык продукция җитештергән. Бу күрсәткеч районда җитештерелгән сәнәгать продукциясенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Ә "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ 292,2 миллион сумлык товар эшләп чыгарган.

Районда икътисади үсешнең уңай динамикасына төзелеш предприятиеләре дә сизелерлек өлеш кертте.

- Алар тарафыннан беренче кварталда 110 миллион сумлык эш башкарылып, үсеш 7,2 процент тәшкил итте. Шуның нәтиҗәсендә быел өч айда 7012 квадрат метр мәйдан сафка басты. Бу - республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән еллык планның 35 проценты, - ди Павел Байрашев.

Авыл хуҗалыгы тармагына күз салсак, җитештерелгән продукция 171 миллион сум белән бәяләнә. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, 8,2 процентка күбрәк. Районда мөгезле эре терлекләрнең баш саны да арта. Җитештерелгән ит 5328 центнер тәшкил итә. Районда аеруча сөт җитештерү артуга бара. Өч айда 5470,2 тонна сөт җитештерелгән.

Бюджет акчаларын экономияләүгә дә җитди игътибар бирелә. 2015 елның беренче кварталында 2,1 миллион сум акча экономияләү мөмкин булган. Моңа нигездә электрон формада аукционнар уздыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Бу - шулай ук ТР Президенты стратегиясенең дөрес юнәлештә булу нәтиҗәсе. Экономияләнгән акчалар яңа мөһим проектларны тормышка ашыру өчен тотылачак.

Татарстан Президенты стратегиясе республикага инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итә. Без моны үзебезнең район мисалында инвестицияләр җәлеп итү буенча 2015 елга каралган яңа җитештерү мәйданнары ачу планыннан да яхшы күрәбез. Үткән ел ахырында районда төп капиталга инвестицияләр өлеше 17 процент тәшкил итте, быел исә аны 25 процентка җиткерү бурычы тора.

Инвестицияләр җәлеп итү икътисади үсешне тәэмин итү, социаль мәсьәләләрне чишү өчен бик мөһим. 2014 елда район икътисадына 4,4 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп ителде, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.

"Зәй шикәре" ААҖенә 2015 елда 566 миллион сумлык инвестиция программасын тормышка ашыру күздә тотыла. Аның кысаларында кагат кырын, сок чистарту бүлеген, киптерү комплексын модернизацияләү, шикәрне төргәкләү цехын төзү карала. Әлеге инвестиция проектлары шикәр чөгендере эшкәртү күләмен арттырып, аны 1,2 миллион тоннага җиткерүне күздә тота.

Бу көннәрдә "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе Зәй филиалы территориясендә заманча асфальт заводын монтажлау башланды. Завод Кытайдан кайтартылды. Ул сәгатенә 120 тонна асфальт җитештерергә сәләтле. Инвестиция суммасы 52 миллион сум тәшкил итә.

Гыйнвар ахырында Татарстан Спорт министрлыгында Зәйдә биатлон үзәге төзелеше буенча муниципаль проект презентацияләнде. Россиядә 4 төбәктә генә урнашачак биатлон үзәгенең берсе нәкъ менә бездә булу - зәйлеләр өчен зур сөенеч. Проект Россия Спорт министрлыгында да хуплау тапты. 350 миллион сумлык биатлон үзәге Федот авылы тау итәгендә урнашачак.

Социаль объектлар төзелешенә килгәндә, Яңа шәһәрдә төзелүче балалар бакчасына яшь балалы гаиләләр аеруча шат. Чөнки биредә шәһәрдәге бакчаларда ясле балалары өчен булмаган мөмкинлекләр тудырылачак. Яңа бакча 1,5 яшьтән 3 яшькәчә булган 140 балага исәпләнә. Бу көннәрдә төзелеш мәйданында башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов булып, эш барышы белән кызыксынды, бернинди тоткарлыкларга юл куймауны таләп итте. Яңа бакча нәни зәйлеләр өчен киләсе уку елы башында ишекләрен ачар дип көтелә. Ә бу исә яшь әниләргә эшкә чыгып, гаилә икътисадын тулыландыру мөмкинлеге бирәчәк.

Республика программасы буенча төзелүче Иске Тәкмәк авылында күпфункцияле үзәкне дә әлеге һәм күрше-тирә авыллар халкы көтеп тора. Биредә 100 урынлык тамаша залы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты булачак. Инде үзәк сафка бастырылды дисәк тә ялгыш булмас, хәзер монда эчке сылау-буяу эшләре бара.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә шартларны уңайлы итү өчен Зәйдә 2014 елда «Сәламәтлек саклауны модернизацияләү» республика программасы кысаларында 6 миллион сумнан артык средстволар үзләштерелеп, күп кенә төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды. Бура-Киртә, Түбән Лоҗыда модульле ФАПлар ачылды, авыллардагы 11 ФАП төзекләндерелде. Быел да бу эш тукталып калмады: 6 ФАПта - Карман, Шыкмай, Түбән Биш, Алексеевка, Суык-Чишмә, Төгидә төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Югары Шепкәдә табиб амбулаториясен капиталь төзекләндерү төгәлләнеп килә. Ә модульле яңа ФАП җәен Чыбыклы авылында сафка басачак.

Шул рәвешле, район үсешкә омтыла, яңарышка йөз тота, чөнки республикабыз җитәкчелеге моның өчен мөмкинлекләр тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: