Зәй офыклары

Рекордлы күләмдә

Шикәр заводына чимал китерү тулысынча төгәлләнде. Завод барлыгы 702280 тонна татлы тамыр кабул итте. Генераль директор Вячеслав Сыщиков белдерүенчә, бу - заводның 46 ел эшләү дәверендә моңарчы күрелмәгән сан. Чагыштыру өчен, 90нчы еллар башында бөтен республикага шикәр чөгендере эшкәртү планы 700 мең тонна була. Ә быел исә бер безнең завод...

Шикәр заводына чимал китерү тулысынча төгәлләнде. Завод барлыгы 702280 тонна татлы тамыр кабул итте. Генераль директор Вячеслав Сыщиков белдерүенчә, бу - заводның 46 ел эшләү дәверендә моңарчы күрелмәгән сан. Чагыштыру өчен, 90нчы еллар башында бөтен республикага шикәр чөгендере эшкәртү планы 700 мең тонна була. Ә быел исә бер безнең завод кына да аннан артыграк күләмдә чимал эшкәртәчәк.

Шикәр чөгендеренең мул булып үсүенә, беренчедән, һава шартлары уңай тәэсир итсә, икенчедән, уңышны тиз арада, югалтуларсыз җыю, авыл хезмәтчәннәренең көнне төнгә ялгап эшләве, кыр эшләрен үз вакытында башкарулары зур роль уйнады, ди белгечләр. Моннан тыш, шикәр чөгендере мәйданнарын бераз киметеп, төп игътибарны сыйфатка юнәлтү дә уңышка этәргеч булган. Заводка китерелгән чөгендернең 311240 тоннасы - Зәй, 241208е - Сарман, 75 меңе - Тукай, 46330ы - Лениногорский, 29260 тоннасы Чирмешән районнарыннан. Шуның 520 мең тоннасы эшкәртелеп, 75 мең тоннадан артык шикәр комы алынган. Завод хезмәткәрләре чимал эшкәртүне яңа елга кадәр төгәлләргә исәп тота.

- Быел татлы тамырның төрле күрсәткечләре дә, узган елгы белән чагыштырганда, шактый югары. Шикәрлелек - 16,94, чыгышы уртача 14,6 процент тәшкил итә. Уңышның сыйфатыннан без бик канәгать, - ди Вячеслав Сыщиков.

Хәзерге вакытта Россиядә шикәр җитештерү белән шөгыльләнүче 77 завод исәпләнә. Шулар арасында җитештерү күләме буенча Зәй заводы беренче бишлеккә керә, алга таба җитештерүне тагын да арттыру планлаштырыла. Бу максатта яңа технологияләр куллану, хезмәткәрләрне кызыксындыру өчен ай саен алдынгыларны, үз һөнәренең осталарын билгеләп акчалата премияләр бирү гамәлдә. Шулай ук җитештерелгән продукцияне үз вакытында реализацияләү дә хезмәт коллективының нәтиҗәле эшләвенә тәэсир итә, ягъни товарга сорау булу тагын да яхшырак эшләргә этәрә. Завод ай саен 10 мең тоннадан артык продукцияне вагоннарга төяп кулланучыларга озата. Иң күп продукция Себер ягына җибәрелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: