Зәй офыклары

Сәүдәнең дә үз тарихы

Шәһәребез зур юллар өстендә. Чаллы - Зәй - Әлмәт юлы борынгы тарихка ия. Урта гасырларда бу урыннан Бөек Ефәк юлының Алабугага илтүче тармагы үткән. XVII-XIX гасырларда ул - Бәтке сәүдә тракты, XIX гасыр ахырында Чаллы почта тракты дип йөртелгән. Димәк, без яшәгән тирәләрдә элек-электән сәүдә ителгән. Үткәннәргә кайтып, сәүдәгәрлек итү,...

Шәһәребез зур юллар өстендә. Чаллы - Зәй - Әлмәт юлы борынгы тарихка ия. Урта гасырларда бу урыннан Бөек Ефәк юлының Алабугага илтүче тармагы үткән. XVII-XIX гасырларда ул - Бәтке сәүдә тракты, XIX гасыр ахырында Чаллы почта тракты дип йөртелгән. Димәк, без яшәгән тирәләрдә элек-электән сәүдә ителгән. Үткәннәргә кайтып, сәүдәгәрлек итү, сәүдә үсешен күз алдына китерик.

Зәйгә нигез 1652 елда салына. Крепость Дала Зәе елгасының уң ярында төзелә. Иделнең уң ярында яшәүче крестьяннарны уңдырышлы, кара туфраклы Кама аръягына күчерү башлана. Шул рәвешле, Дала һәм Урман Зәе елгалары буенда татар, рус, мордва, чуваш авыллары барлыкка килә. XVII гасырда әлеге биләмәдә 181 гаилә яши. Зәйдә сәүдә итүләр башлана. Сәүдә итүнең бер башы - крепостьтан Сарсаз-Багражга, икенче башы Зәй елгасыннан Ал. Бистәсенә сузыла. Археологик казылмалар шул турыда сөйли.

XIX гасырда безнең якларда буржуазия үсеш ала. Зәй Кама аръягында шактый зур административ үзәк булып санала, халык саны буенча Минзәлә шәһәреннән соң икенче урында тора. Биредә күпсанлы земство учреждениеләре эшләп килә, аларның кайберләренә күрше волостьлар да буйсына. Бу чорда сәүдәгәрләр (купецлар) дигән катлам үсеш ала. Аларның иң эре вәкиле Стахеевлар була. Әлеге династия Каманың түбән өлешендә икмәк белән сату итә. Зәйдә алар 4 меңнән артык дисәтинә җир били. Алар шулай ук Поручик авылындагы спирт, урман, ат заводлары, Аксар авылы фермасы, су тегермәне, кибетләр хуҗасы була. Зәйдә кибетләр үзәк урамда, Стахеевлар кибете янәшәсендә Иван Бекетовның ике кибете урнаша. Аңа каршы якта Бекетовның ике катлы йорты була. Бүгенге көндә әлеге бинада - туган як тарихын өйрәнү музее. Ике катлы бинаның үз чорында кирпеч стеналы ишегалды биләмәсе була. Анда товар складлары, ат абзарлары исәпләнә. Кыскасы, XIX гасырда Зәйдә сәүдә гөрли. Сатып алучылар заказлар бирә. Кибет хуҗалары алар ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырыша. Аеруча савыт-саба, чәй, кофе, шикәр, тәмәке, ефәк, йон тукымалар һ.б.ларга сорау зур була. Аларның беришләре халыктан терлек сатып алып, ит сатуга керешә. Икмәк белән сату итүче эре байгуралар халыктан арыш, карабодай, солы, он алып сату итә. Сәүдә итү үзәк урамда бара. Эшмәкәрлек Зәйнең сәяси-икътисади һәм мәдәни тормышын колачлый. Советлар заманында әлеге урам Орджоникидзе исеменә үзгәртелә, урам күп еллар кулланучылар кооперациясе үзәге булып кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: