Зәй офыклары

Секундлар хәл иткәндә

Авыруны дәвалауга караганда, аны вакытында кисәтү эшен оештыру күпкә отышлы булган кебек, ГРЭС җитәкчелеге янгын чыгуны булдырмау, ул булган очракта, аны тиз арада сүндерү эшен тиешенчә оештыра белү кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә биредә эш урынында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча даими өйрәнүләр үткәрелә. 2011 елның 6 маенда кабул ителгән...

Авыруны дәвалауга караганда, аны вакытында кисәтү эшен оештыру күпкә отышлы булган кебек, ГРЭС җитәкчелеге янгын чыгуны булдырмау, ул булган очракта, аны тиз арада сүндерү эшен тиешенчә оештыра белү кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә биредә эш урынында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча даими өйрәнүләр үткәрелә.

2011 елның 6 маенда кабул ителгән "Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ирекле дружиналар турында" Федераль Законны үтәү йөзеннән, станциянең структур подразделениеләрендә 48 ирекле янгын сүндерү дружинасы төзелгән. Алар 200дән артык эшче һәм хезмәткәрне берләштерә. Җәйге чорда цехларның ирекле янгын сүндерү дружиналары командалары арасында ярышлар үткәрү станциядә күркәм традициягә әверелде. Узган атнада ГРЭСның өйрәнүләр полигонында шундый ярыш узды.

- Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү - мөһим мәсьәлә. Шуңа күрә станциядә бу эш тиешле югарылыкта булырга тиеш. Бүгенгедәй ярышлар үткәрү әлеге максаттан чыгып оештырыла, - ди ГРЭС директоры Әнвәр Хаҗиев.

Станция полигонында мондый төр ярышлар үткәрү өчен барысы да каралган, ул тиешенчә җиһазландырылган.

Ярышта станциянең 8 цехыннан (ягулык, 1нче казан-турбина, 2нче казан-турбина, электр, технологик процессларда автомат системасы белән идарә итү, химик, гидрокорылмалар һәм җир өсте коммуникацияләре, техник хезмәт күрсәтү цехлары) янгын сүндерү командалары катнашты. Алар ярышның алты этабында осталыкларын күрсәтте. Алты этап та һәр команда өчен эстафета формасында иде. Ул үз эченә билгеле бер араны йөгереп килеп, янгын чыгуны телефон аша хәбәр итү, янгын сүндерү өчен махсус кием кию, тиешле ераклыктан шлангтагы басым астындагы суны тишек аша савытка тутыру, бум аша йөгереп чыгып, утсүндергеч кулланып ачык урында янгын сүндерү, шулай ук кабель тоннелендә янучы кабельне сүндерү, янгын вакытында яисә югарыдан егылып төшеп имгәнүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү һ.б.ны алды. Билгеле бу бәйгеләрнең һәркайсы күпме вакытта башкарып чыгуга бәйле иде.

Шунысын да әйтик, командаларның икесе - химия, гидрокорылмалар һәм җир өсте коммуникацияләре цехлары башлыча хатын-кызлардан торды. Ә алар исә ир-атлардан калышмады диярлек.

- Мин ярышта беренче мәртәбә катнашам. Командабыз составы яңа. Ярыш дулкынландыра, билгеле. Мондый өйрәтүләр оештыру бик яхшы, ул безгә кирәк. Янгын чыгу очрагы булганда, каушап калмыйча, тиз арада аны сүндерә белү өчен ярыш безгә яхшы күнекмәләр бирә,- ди гидрокорылмалар һәм җир өсте коммуникацияләре цехы хезмәткәре Диләрә Садриева.

Станциянең сәламәтлек саклау пункты мөдире Александр Сергеев һәлакәткә таручыга беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча барлык командаларның әзерлекле булуын билгеләп үтте.

- Пешү, төрле дәрәҗә башка төр имгәнүләр алучыларга ярдәм күрсәтү буенча сорауларга күпләр яхшы җавап бирде. Ә җаваплар исә вакытта - секундка күчерелә. Җавап өчен "штрафлы" секундлар алучылар аз булды,- диде ул.

Ярышта 2нче казан-турбина цехы командасының ничек чыгыш ясавы аерым күзәтү астында иде. Чөнки цех мондый ярышларда ике ел рәттән җиңү яулап, күчмә кубокны үзендә тотты. Ә быел исә алар азрак сынатты. Иң яхшы вакыт күрсәтеп, ягулык цехы командасы I урынны яулады. 1нче казан-турбина цехы - II, гидрокорылмалар һәм җир өсте коммуникацияләре цехы командасы III урынга чыкты.

Җиңүче командаларга станция җитәкчелеге дипломнарын һәм I урынга лаек булган командага күчмә кубокны ГРЭС директоры Әнвәр Хаҗиев тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: