Зәй офыклары

Суган түгел, карбыз уңды

Зәй көньякка әйләнә бара. Тәкмәк басуында гектарлап борыч, помидор, кәбестә, карбыз үсә. Соңгысы адәм күтәргесез зур, кып-кызыл эчле, кисүгә кристаллашып тора. Димәк, әйбәт, өлгергән. Иң мөһиме, нитратсыз, үзебезнең җирлектә үскән. Зәйлеләр, якын-тирә район-шәһәр халкы Тәкмәк карбызын тиз үз итте. Элек-электән суган үстерү белән шөгыльләнгән Тәкмәктә кайсы шулай карбыз үстерүгә батырчылык...

Зәй көньякка әйләнә бара. Тәкмәк басуында гектарлап борыч, помидор, кәбестә, карбыз үсә. Соңгысы адәм күтәргесез зур, кып-кызыл эчле, кисүгә кристаллашып тора. Димәк, әйбәт, өлгергән. Иң мөһиме, нитратсыз, үзебезнең җирлектә үскән. Зәйлеләр, якын-тирә район-шәһәр халкы Тәкмәк карбызын тиз үз итте. Элек-электән суган үстерү белән шөгыльләнгән Тәкмәктә кайсы шулай карбыз үстерүгә батырчылык иткән?! Без әлеге басуда булып кайттык. Моннан 51 ел элек 1нче төшү космик аппарты "ялгышып" Тәкмәк басуына төшкән иде. Хәзер исә әлеге басу карбызлары белән шаккатырмакчы!

Машинада барганда басуы-басуы белән җәйрәп яткан кәбестә, помидор, баклажан, борыч, карбыз биләмәләре сокландыра. Хискә бирелеп, үзеңне гүя көньякта кебек хис итәсең. Озак көттермичә хуҗалар да басуга килеп җитте.

- Атыбыз колынлады, бераз тоткарланырга туры килде, - ди ирле-хатынлы басу хуҗалары машиналарыннан төшүгә.

Сөенечле хәл: элек-электән ат хуҗалыкның абруе, төп таянычы санала. Кыяфәт, килеш-килбәтләре кала кешеләрен хәтерләткән әлеге парга сокланып, яшелчә үстерү генә түгел, болар олы хуҗалык тотып та яши микәнни дигән сорау туды. Тәвәккәлләсәң, бар да була икән. Хуҗа үзен Икраметдин Шәйгәрданов дип таныштырды. Тумышы белән Кыргызстаннан. Әнисе Мөслим якларыннан булгангадыр, аны Татарстан үзенә тарткан. Хатыны Ольга - Тәкмәк авылыннан. Әлеге пар шактый еллар шәһәр «шулпасын» чөмергән. Түбән Камада, Чаллыда, Кама Аланында яшәгән. Авылда эшләп үскән Ольганы туган авылы үзенә тартып торган. Шәйгәрдановлар Кама Аланындагы фатирларын сатып, өч кызлары - Анастасия, Лия, Аделинаны ияртеп, Тәкмәккә кайтып төпләнәләр. Йорт, каралты-кура төзиләр, теплица булдыралар. Теплицада яшелчә үсентесе үстереп көн күрәләр. Быел исә дүрт гектар җирне арендага алып, әнә нинди гаҗәпләндерерлек яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр?! Безнең якларда басуы белән карбыз үстерү гайре табигый хәл түгел. Шәйгәрдановларга каян килгән мондый осталык? Баксаң, Икраметдин ике дистә ел инде Әстерхан, Саратов, Волгоградтан кавын-карбыз алып кайтып сату белән шөгыльләнгән булган. Ә бер ел элек ул Волгоградта махсус бер сезон эшләп, карбыз үстерү серләренә төшенгән. Бу шөгыленә интернет та зур ярдәм иткән. Хатыны Ольга - иренең бу эшендә зур фикердәш, булышчы.

Шәйгәрдановлар, быел карбыз да үстерү хәселенә керешә. Алар өчен җәй дә уңай булды. Гомумән, карбыз үссен өчен 25-30 градус җылы җитә. Аның өлгерү чоры 65-75 көн: башта ул чикләвек кадәр, аннан кечкенә туп була, өлгерүгә яшел полосалы зур тупны хәтерләтә. Карбызны тиешле чорда өч мәртәбә ныклап сугару җитә. Шәйгәрдановлар аның "Атаман" сортын утыртканнар. Карбыз гадәттә комлы җирдә үсүчән. Чөнки көндез җылынган ком төнлә аңа җылылык биреп тора. Баксаң, иртә-кич тиешле температура булса, кара җирдә дә карбыздан уңыш алып була икән. Шәйгәрдановлар бер биләмәгә - карбызның үсентесен, икенчесенә аны грунтка утыртканнар. Үсентедән карбыз зур, күтәргесез булып үскән, тәмам өлгергән.

Быелгы эссе, корылыктан элек Икраметдин карбыз сатып алган якларда басуы-басуы белән карбыз үсентесе көйгән. Быел исә ул яклар Икраметдиннән зур-зур "фуралар" белән карбыз алып китә.

Кыскасы, Шәйгәрдановлар суган үстерү белән дан тоткан Тәкмәкне карбыз үстерүчеләр кушаматына үзгәртте.

Фермерның помидор басуы күзне камаштырырлык. Бер төптә берәр чиләк помидор пешеп утыра. 15 градус җылылыкта чәчәк атучы "Полбит" сортын өстен күрә хуҗалар. Баклажан, борычлары да хәттин зур. Сентябрь уртасына кадәр кәбестәләре күтәргесез булачак. Зәңгәрсу-яшел кәбестә басуы диңгезне хәтерләтә. Бәрәңге, кишер, кара тормадан да зур уңыш көтәләр. Бәрәңгенең иртә сортын үстереп сатканнар инде. Шәйгәрдановлар яшелчәне бары сортлы орлыклардан үстерә. Аларның һәрберсенең үстерү технологиясен, ничек итеп ашлауны беләләр. Орлык, кирәк-яракны алар Волгоградтан "Агродепартамент"тан кайтарта. Яшелчә елга суы белән сугарыла. Җылы агымсуның файдасы зур, уңыш мул була. Элек колхоз яшелчә басуларына бары елга суы сибелә иде. Шәйгәрдановлар да 40 чакрым арага җитәрлек су сибә торган лента алып рәт араларына сузганнар. (Яшелчәгә суны үсентенең яфрак астыннан сибү мәгъкул икән). Әлеге ленталар бер сезонга кулланырлык итеп кенә эшләнгән. Биредә барлык эш кулдан эшләнә. Хуҗаларның бер тракторлары бар. Басуда биш кеше хезмәт куя. Шәйгәрдановлар әлеге шөгыльләре белән эшсезләрне эшле иткәннәр. Алар үзләре, кызлары да җәен басудан кайтып кермәгәннәр. Иң куанганы өченче сыйныф укучысы Аделина, ул безне әле бер, әле икенче басуга алып барды. Үзе эшләгән басу аңа кадерле, якын шул. Билгеле, бер нәрсә дә буш урында тумый: җир эше тынгысызлык, тырышлык, үҗәтлек сорый.

Шәйгәрдановлар кышын бер ай ял итә дә янә эшкә тотына. Теплица җылытыла, җир әзерләп орлык утыртыла. Үсентеләр яшь бала кебек, билгеле бер температура саклап, тиешле технологияләрне үтәп үстерүне таләп итә. Ә соңгы ике елда кыш үтә салкын булды. Табигать сыный: Шәйгәрдановлар бирешми. Һәм алар иртә яздан үсентеләр утыртырга керешәләр. Шул рәвешле, кара көзгә кадәр бер-бер артлы эш ялганып тора. Тынгысыз мәшәкатьләр артында - мул уңыш. Моңа исә маңгай тире, тырышлык бәра-бәренә ирешелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: