Зәй офыклары

Сыйфатка йөз тота

Югары технологик мөмкинлекләрдән файдалануга сорау көннән-көн арткан бу заманда телевидение, радио, интернетның сыйфатлы элемтә чаралары аша киң җәмәгатьчелеккә килеп ирешүе мөһим. Шуны күздә тотып, Зәйдә эшләп килүче «МТС» АҖнең Зәй филиалы - һәр яңалыкны кулланып, аны төрле катлам кешеләргә барып ирешерлек итеп хезмәт күрсәтүгә омтылучы оешма. - Узган елның октябреннән...

Югары технологик мөмкинлекләрдән файдалануга сорау көннән-көн арткан бу заманда телевидение, радио, интернетның сыйфатлы элемтә чаралары аша киң җәмәгатьчелеккә килеп ирешүе мөһим. Шуны күздә тотып, Зәйдә эшләп килүче «МТС» АҖнең Зәй филиалы - һәр яңалыкны кулланып, аны төрле катлам кешеләргә барып ирешерлек итеп хезмәт күрсәтүгә омтылучы оешма.

- Узган елның октябреннән без "МТС" ААҖ составына кердек. Ә аның республикада кабельле һәм цифралы телевидение, киңкырлы интернет челтәре белән тәэмин итүе мәгълүм. Хәзерге вакытта МТС компаниясе республикада, шул исәптән безнең шәһәрдә дә, "Һәр - йортка оптика" проектын тормышка ашыра. Шуның нәтиҗәсендә шәһәребезнең үзәк өлеше, 35нче бистә , Яңа шәһәр җепселле-оптик элемтә линиясе белән тәэмин ителде һәм зәйлеләрнең күпчелеге хәзер цифралы телевидение, югары тизлекле интернеттан файдалана, - ди "ТВТ телерадиокомпаниясе" ААҖнең Чаллы филиалы Зәй бүлеге башлыгы Денис Георгенбергер.

Халыкка уңайлыклар тудыру максатында абонентлардан килгән сорауларны тиз арада хәл итү өчен, эш сәгате дә иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр, төшке ялсыз эшләүгә күчерелде. Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән "Ташламалы" дип аталган тариф булдырылып, хәтта цифралы телевидение пакетында махсус приставканы кулланучыга бушлай бирү дә каралган. Октябрьдән «Социаль» тариф каналлары да 10нан 19га арттырылды, шул ук вакытта абонент түләве үзгәрмәде. Болар барысы да һәр кешегә югары технологияләрдән файдалану мөмкинлеге тудыру максатында эшләнә, дип ассызыклый Денис Георгенбергер.

Кешеләргә артык чыгымнарсыз югары технология-ләрдән файдалану мөмкинлеге тудыру эзсез калмаган. Элегрәк подъездлардагы щитларга үз белдекләре белән кереп, телевидение кабельләренә үзлегеннән ялганучылар шактый күзәтелә иде. Нәтиҗәдә күпләребез йорттагы телевидениенең сыйфатсызлыгыннан интекте. Мәсәлән, очраклы рәвештә шундый законсыз гамәлләргә тап булу оешма хезмәткәрләре тарафыннан 2012 елда 15 очрак теркәлсә, 2013 ел дәвамында мондый ялганулар 3әү булган. Халык артык күп чыгымнарсыз хезмәт күрсәтү тәкъдим ителгәндә, урлашуларга бармый дигән сүз бу.

Телевидение, интернет челтәре үткәргечләрен яңарту, алыштыру да сыйфатны яхшыртуга сизелерлек йогынты ясады. 2012 елның маеннан 2013 елның октябренә кадәр 174 йортта иске үткәргечләр яңага алыштырылды, 80 йортта үткәргечләргә зыян китерелмәсен өчен кабель-каналлар урнаштырылды. 2014 елның беренче кварталы тәмамланганчы тагын 10 йортта - Никифоров урамының 66, 83; Октябрь урамы 1б; Ленин урамы 26, 29, 31, 1в; Җиңү проспекты 1/15; Энергетиклар урамы 13,15 йортларында үткәргечләрне алыштырып, кабель-каналлар сузу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: