Зәй офыклары

Татар эшмәкәрләре киңәште

Казанда татар авыллары эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены узды. Казанга җыенга 31 төбәктән 440ка якын татар эшмәкәре килде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады. Җыенда сүз авылларда эшмәкәрлекне тагын да үстерү, татар авылларында хәләл продукция җитештерү, аларның Бөтенроссия оешмасын булдыру, гаилә фермалары өчен продукция эшкәртүгә мини-цехлар булдыру перспективалары,...

Казанда татар авыллары эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены узды.

Казанга җыенга 31 төбәктән 440ка якын татар эшмәкәре килде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады.

Җыенда сүз авылларда эшмәкәрлекне тагын да үстерү, татар авылларында хәләл продукция җитештерү, аларның Бөтенроссия оешмасын булдыру, гаилә фермалары өчен продукция эшкәртүгә мини-цехлар булдыру перспективалары, татар эшмәкәрләренең авылларны, мәдәниятне үстерүгә ярдәм итүе, телне, нәселне саклап калу һ.б. мәсьәләләр турында булды. Авылларны үстерүдә татар эшмәкәрләре мөһим роль уйный. Моңа уңай мисаллар да шактый.

Бездән Түбән Лоҗыдан Илшат Хәбибуллин, Югары Пәнәчедән Хәйдәр Мәрдамшин катнашты. Илшат Хәбибуллин күптән түгел республика фермерлар съездында катнашып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы һәм исемле сәгать белән бүләкләнгән иде, татар эшмәкәрләре җыеныннан да зур тәэсирләр белән кайткан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: