Зәй офыклары

Теләк булса – бар да була

Урсай - районның ерак авылларыннан берсе. Авыл 176 хуҗалыктан тора. Җирлектә 40 баш мөгезле эре терлек, 60 баш ат, 500 баш дуңгыз исәпләнә. Ныклы шәхси хуҗалык белән көн күрүчеләр шактый биредә. Павел Мурынов хуҗалыгында 50 баш ат кына асрый. Азыгың булса, ат асрауның әллә ни кыенлыгы юк, киресенчә, җанга рәхәтлек...

Урсай - районның ерак авылларыннан берсе. Авыл 176 хуҗалыктан тора. Җирлектә 40 баш мөгезле эре терлек, 60 баш ат, 500 баш дуңгыз исәпләнә. Ныклы шәхси хуҗалык белән көн күрүчеләр шактый биредә.

Павел Мурынов хуҗалыгында 50 баш ат кына асрый. Азыгың булса, ат асрауның әллә ни кыенлыгы юк, киресенчә, җанга рәхәтлек бирә бу шөгыль, ди Павел Федорович.

Ул үзе Урсайда туып үскән. Кечкенәдән атлар яраткан. Атка атланып көтү көтү үзе ни тора?! Яшүсмер аны үзенчә хәстәрли: инештә коендыра, болынның куе печәнле җиреннән генә ашата. Ат - үзенә мөнәсәбәткә бик сизгер хайван. Павел Мурынов атларын иркәләп, алар белән даими сөйләшеп йөри. Шунысы анык, күп кенә авыл кешесе аттан башка яши алмый. Хәзер техника заманы дип, берара атларны асрамый башладылар. Моның нәтиҗәсе буларак, авыл кешесе җирдән ераклашты, аннан крестьян рухы чыга башлады. Хәзер исә янә ат асрауга игътибар бирелә башлады. Хуҗалыкларда ат абзарлары яңадан төзелде һәм бу акыллы хайваннар яңадан үрчетелә. Авыл урамыннан җигүле ат күренсә, күңел күтәрелә. Кышын чанада утырып бару - үзе бер тамаша ул. Сабантуй бизәге дә - матур итеп бизәлгән шул җигүле атлар, ат чабышлары. Ат кешенең дусты, булышчысы, рух бирүчесе булды һәм шулай булып калачак та. Павел Мурынов атлар турында әнә шулай җылы, үз итеп озаклап сөйләде.

Башта ул Әлмәттә нефть һәм газ табу идарәсендә эшли. Күңеле түзми, җирсеп, авылга кайтып, ферма мөдире була. Һәм шул елларда колхоздан ат сатып алып, аны үрчетү хәселенә керешә. Җәен ул аларны болынга алып чыгып көтә. Ә биредә көтү йөртердәй җирләр күп. Ат асрауда аңа энесе Александр булыша. Гаиләнең терлек азыгы чәчеп үстерү өчен үз җире юк. Җәй буе печәнне каян туры килсә, шуннан әзерли Мурыновлар. Абзар-кура яхшы, ике катлы, озын итеп эшләнгән. Түбәләр печән белән тулган. Солыны сатып алганнар. Ат малы ашауга нәзберек түгел, ди Павел Федорович.

Без аның хуҗалыгында булганда, атлар ишегалдында иде. Гаҗәп! 50 баш атны бергә күргән юк иде. Нинди генә холыклылары, нинди генә төстәгеләре юк! Безгә шактый ятсынып карап тордылар да үз иткәндәй булдылар. Акыллы булулары күзләреннән күренә. Яз исен сизгәннәрдер алар. Койма аша җәйрәп яткан басу-кырларны күзлиләр. Тагын шунысына игътибар иттек, салган ризыкны исраф итми генә ашый икән алар. Кыскасы, атта кеше акыллары бар.

Павел Федорович хуҗалыгын алып бару өчен бернинди кредит алмаган, программага кермәгән: үз көче белән әнә шулай ныклы хуҗалык булдырган, яңа йорт сала. Атның бәясе - 60, колынныкы 25 мең сум тирәсе. Суеп та сата ул аларны. Эшкәртеп сату итәргә вакыт җитми, ди. Аның үз клиентлары бар. Ул алга таба токымлы атлар да үрчетергә ниятләп тора. Димәк, аларга сорау бар дигән сүз. Павел Федорович "Атчылык" буенча программага керү өчен документлар әзерләп җибәргән, хәзер шуның җавабын көтә. Теләк булгач, барысы да уңышлы хәл ителер, шәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: