Зәй офыклары

Төгилеләргә – заманча кибет

Төгидә ачылган яңа кибеткә авыл халкы сөенеп туймый. Чөнки әлеге сәүдә йорты шәһәрдә яшәүчеләрне дә көнләштерерлек итеп ясалган. Эшмәкәр Марат Сафин аны район үзәгеннән шактый ерак урнашкан авылда яшәүчеләр ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерүне күздә тотып эшләгән. Биредә азык-төлек, көндәлек-сәнәгать товарлары сатып алу белән бергә аерым сатып алучылар өчен, хәтта телевизор, кер...

Төгидә ачылган яңа кибеткә авыл халкы сөенеп туймый. Чөнки әлеге сәүдә йорты шәһәрдә яшәүчеләрне дә көнләштерерлек итеп ясалган.

Эшмәкәр Марат Сафин аны район үзәгеннән шактый ерак урнашкан авылда яшәүчеләр ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерүне күздә тотып эшләгән. Биредә азык-төлек, көндәлек-сәнәгать товарлары сатып алу белән бергә аерым сатып алучылар өчен, хәтта телевизор, кер юу машиналары да кайтартыла. Авыл халкы өчен шәһәргә килеп, кибет саен йөреп, әлеге товарны эзләү, аннан ерак авылга алып кайту мең мәшәкать тудыра. Ә алдынгы технологияләрне яхшы белүче Маратка төгилеләр бик теләп мөрәҗәгать итә. Кибетнең тагын бер өстенлекле ягы - биредә үк кече пекарня көйләнгән. Заманча җиһазландырылган пешерү комплексында автомат камыр изгеч, электр иттарткычы, камыр кабарту өчен махсус җайланма, 71 ипи пешерү формасы сыйдырышлы мич бар. Боларның барысы белән дә пешекче Любовь Корнилова идарә итә.

- Көн саен кичке сәгать дүрткә 52 ак ипи, 12ләп пирог әзерләнә. Халык инде бу вакытка яңа пешкән ризыкларны көтеп алырга күнекте. Көне-көне белән пешкән әйберләр җитми дә кала. Чөнки аларны без тигезләп бүлеп, күрше Батрас һәм Гүлкин авылындагы кибетләргә дә озатабыз, - ди Люба.

Алга таба кече пекарня эшчәнлеген тагын да җәелдерергә исәплиләр. Чөнки халыкның өй рецепты белән әзерләнгән ризыкларга ихтыяҗы зур. Моннан тыш, кибеттә алдан бирелгән заказ нигезендә гриль тавыгы алу мөмкинлеге дә бар. Ә эссе җәйге көндә махсус аппаратларда суытылган сок сатып алыйм дисәң, анысы да көйләнгән. Сатучы Анна Борисова, ял көненнән кала, һәр көнне иртәнге сәгать 9дан кичке 8гә кадәр сәүдә итсә дә, эшеннән канәгать, зарланмый. Киресенчә, кибеттә тудырылган барлык уңайлыкларны мактап туя алмый. Көндәлек яңалыклар белән танышыйм дисәң, телевизор бар, кондиционер эшләп тора, хезмәткәрләр өчен ял итү бүлмәсе ясалган.

Кибет Марат Сафинның тормыш иптәше исеме белән "Юлия" дип аталган. Юлия - Төги авылы кызы, ә Марат үзе Зәй шәһәрендә туып үскән. 6нчы мәктәпне тәмамлагач, ул башта профлицейны тәмамлый. Аннан Казанда югары уку йортында юрист белгечлеге ала. Компьютер технологиясе белән кызыксынган егет, читтән торып, укытучы һөнәрен дә үзләштерә. Информатика буенча балаларга белем бирергә дә өлгерә. Бүген Марат - республикада интерактив җиһазларны өйрәнү буенча алдынгы белгечләрнең берсе. Ничек барысына да өлгерәсең дип кызыксынам үзеннән.

- Алдынгы технология- ләрне өйрәнүне мин күңелем кушканга яратып башкарам. Ә сәүдә тармагы буенча эшчәнлеккә килгәндә, тормыш таләбе белән халык соравы бергә кушыла дисәм дә, ялгыш булмас, - ди ул.

Төги авылында алар тормыш иптәше белән халык үтенече буенча башта кечкенә вагонда сату оештыралар, соңрак клуб бинасында бер бүлмәне арендалыйлар. Ә хәзер исә элекке район кулланучылар җәмгыятенә караган кибет бинасын сатып алып, төзекләндереп, замана таләбе буенча сәүдә йорты ачуга ирешкәннәр. Маратның шулай ук күрше Батрас, Гүлкин авылларында да кибетләре гөрләп эшли. Әлеге авыллар халкы тарафыннан да еш рәхмәт сүзләре ишетә эшмәкәр. Алга таба шундый кибет белән Алексеевка авылы кешеләрен дә сөендерергә исәбе.

Редакциядән: бу көннәрдә Марат Сафин тагын бер игелекле эш башкарды: Төги һәм Гүлкин авылларында яшәүче өлкән яшьтәге 20 кешегә ярты елга үз хисабына «Зәй офыклары» газетасын яздырды. Район яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәсеннәр, ди ул, өлкәннәр турында кайгыртып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: