Зәй офыклары

Әтиле-уллы фермерлар

Булдыклылар, тәвәккәлләргә авылда үзен эш белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар. Терлекчелек, игенчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнәсеңме - һәр өлкәдә үзеңне сынарга була. Урсай авылыннан Федор Юленков терлекләр үстерү белән мәшгуль. Федор Иванович күп еллар Әлмәт нефть һәм газ табу идарәсендә хезмәт куя, аннан колхозда умартачы була. Унбиш еллап элек үз крестьян-фермер...

Булдыклылар, тәвәккәлләргә авылда үзен эш белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар. Терлекчелек, игенчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнәсеңме - һәр өлкәдә үзеңне сынарга була. Урсай авылыннан Федор Юленков терлекләр үстерү белән мәшгуль.

Федор Иванович күп еллар Әлмәт нефть һәм газ табу идарәсендә хезмәт куя, аннан колхозда умартачы була. Унбиш еллап элек үз крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра. Эшен дуңгызчылыктан башлый.

Ул хуҗалык алып баручы биләмә Урсайдан 1-2 километр читтә урнашкан. Дуңгызчылык белән шөгыльләнү өчен корылмалар төзелгән. Урамда ук азык пешерү җайланмасы да көйләнгән. Бу эшендә аңа улы Тимур (рәсемдә) зур ярдәм итә. Әлмәт төзүчеләр техникумын тәмамлаган Тимур үзен төзелеш өлкәсендә сынап карый. Әмма күңеле авылга тарта. Әтисе янына кайтып, фермерлык эшенә чума. Эше уңышлы китсә, үсеш алса, авылда йорт салырга исәпли Тимур. Әтисе еш кына йомыш белән район үзәгенә, күрше шәһәрләргә чыгып китә. Кайда барса да, күңеле тыныч аның, чөнки ышанычлы тылы бар.

Без килгән көнне дә хуҗалыкта Тимур үзе генә иде, ул безне биләмәләренә алып барып, эшчәнлекләре белән таныштырды. Соңгы ике елда салкын кыш шактый сынаган Юленковларны. Өстәвенә, үтә салкын чорда күп дуңгызлары балалаган булган, ә корылмалар җылытылмаган. Иртәнгә ризыклар, сулары ката иде, ди Тимур. Буаз, балалаган дуңгызлар өчен аерым корылмалар төзелгән. Юленковлар дуңгызларны үстерә, сата тора шулай. Аларның үз клинетлары. Ныклап сарыкчылык белән шөгыльләнергә дә исәпләре: йөзгә якын сарык, кәҗәләре бар. Араларында токымлылары да күренә. Биләмәдә үк берничә ат һәм мөгезле эре терлек йөри. Терлекләр өчен җитәрлек азык әзерләнгән. Федор Иванович бер юнәлештә генә дөнья көтеп булмавын яхшы аңлый. Юленковларның бүгенге көндә 156 гектарда чәчүлек җире бар. Анда арпа, бодай, солы культуралары, берьеллык үлән үстерәләр. Җыелган уңышның барысы да терлек асрауга тотыла. Сатып ала башласаң, күпләп терлек асрауның мәгънәсе дә юк. Фермерның техника һәм тагылма агрегатлары да бар. Өч ел элек комбайн алган. Аның өчен шактый түлисе бар әле, ди Тимур. Фермерның бөтен техникасы ачык һавада. Аларны бер урынга туплау өчен гараж кирәк. Аның кысасы ясап куелган инде. Сафка бастыру өчен шактый күләмдә акча таләп ителә. Әлеге җәһәттән дәүләт ярдәменә исәп тотарга була. Кулыннан эш килгән, актив, уңган авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерү өчен дәүләт бүген төрле яклап булышырга әзер. Моны аңлаган Юленковларның "Эш башлаучы фермер", "Аягында нык басып торучы фермер" дәүләт программаларына керергә исәпләре. Теләк булганда, моның чынга ашасына шик юк.

- Юленковлар авылыбызның үрнәк, эшчән гаиләсе булу өстенә, химаячеләр дә. Алар авыл бәйрәмнәрен үткәрүдә булыша, кышын урамны кардан чистартып тора, - ди җирлек башлыгы Николай Белов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: