Зәй офыклары

“Тимер” көннән-көн ныгый

«Тимер-металл корылмалар Зәй заводы" ААҖ - республикада уңышлы эшләүче "Инвэнт" компанияләр группасының бер тармагы. "Инвэнт" (энергетик технологияләргә инвестицияләр) җитештерү холдингы электр һәм җылылык техникалары, төзелеш продукцияләре әзерләп сату, сервис хезмәте белән шөгыльләнә. Шул исәптән, аның Зәйдәге заводы төрле катлаулылыктагы һәм билгеләнештәге металл корылмаларны проектлау, әзерләү, монтажлау, моннан тыш, сэндвич-панельләр әзерләүгә...

«Тимер-металл корылмалар Зәй заводы" ААҖ - республикада уңышлы эшләүче "Инвэнт" компанияләр группасының бер тармагы. "Инвэнт" (энергетик технологияләргә инвестицияләр) җитештерү холдингы электр һәм җылылык техникалары, төзелеш продукцияләре әзерләп сату, сервис хезмәте белән шөгыльләнә. Шул исәптән, аның Зәйдәге заводы төрле катлаулылыктагы һәм билгеләнештәге металл корылмаларны проектлау, әзерләү, монтажлау, моннан тыш, сэндвич-панельләр әзерләүгә йөз тота. Агымдагы елда заводта җитештерү шактый киң колач алды. Ярты елда 115 кешедән торган коллектив 27 миллион 130 мең сумлык продукция җитештереп сатуга иреште. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 264 процентка артык. Барлык әзерләнгән продукциянең 70 процентын - төрле биналар һәм корылмалар өчен ясалучы металл корылмалар, 30 процентын сэндвич-панельләр тәшкил итә. Заводның төп заказчылары булып "ТАНЕКО" ААҖ һәм "Инвэнт" компанияләр холдингына керүче башка заводлар тора. Җитештерү күләме арткан саен хезмәт хакы, социаль яклау мәсьәләләре дә яхшы якка үзгәрә бара. Мәсәлән, агымдагы елның беренче кварталында уртача хезмәт хакы 12 мең сум чамасы булса, икенче кварталда ул 14 мең сум тәшкил итә. Алга таба аны тагын да арттыру күздә тотыла, дип белдерә завод җитәкчелеге. Чөнки биредә яңа җиһазлар, яңа җитештерү линияләре ярдәмендә продукция күләмен тагын да арттыру мөмкинлеге бар.

- Агымдагы ел өчен инвестицияләр программасы кысаларында эретеп ябыштырылган өрлекләр (сварная балка) ясарга "Техпром-Урал" заводыннан 6,5 миллион сумлык яңа линия кайтарттык. Аны урнаштырып, беренче үрнәкләр ясалды, август башыннан бу төр продукцияне комплекслы җитештерү башланды. Яңа линия аена 500 тонна эретеп ябыштырылган өрлекләр ясау мөмкинлеге бирә. Әлегә бер айлык заказыбыз бар, алга таба аны өзеклексез итү өчен сөйләшүләр алып барыла, - ди завод директоры Евгений Пигалев. Әлбәттә, әлеге яңа линиядә эшләү өчен хезмәткәрләр махсус укулар үткән, сертификат алган. Хәзер эшчеләр төп игътибарны продукцияне сыйфатлы итеп әзерләүгә бирә. Чөнки киләчәктә заказлар күләме беренче сынауны уңышлы үтү белән бәйле. Җитәкчелек өрлекләрне «Газпром» объектларына күпләп әзерләүне планлаштыра. Моннан тыш, инвестицион программа нигезендә алынган 1 миллион сумлык автомат эретеп ябыштыру аппаратлары да нәтиҗәле эшләүгә җитди йогынты ясаган. Хәзер завод металл корылмаларны чистарту өчен махсус чит илдә эшләнгән камералар (дробеструйные камеры) кайтартуга килешү төзегән. ГОСТ-9.402-2004 таләпләренә җавап бирүче әлеге җиһаз 5,5 миллон сумга лизинг схемасы буенча сатып алына. Аны эшләтеп җибәрү октябрь аена планлаштырыла. Җитештерү күләме арткан саен эшче көчләргә сорау да арта. Евгений Пигалев әйтүенчә, якын көннәрдә завод заказларны үз вакытында өлгертү өчен ике сменада эшләүгә күчәчәк. Тик моның өчен өстәмә эшчеләр кирәк булачак. Беренче чиратта эретеп ябыштыручылар, металл корылмаларны җыючылар җитешми. Узган уку елында политехник колледжны тәмамлаган әлеге эшче белгечләр биредә уңышлы гына эшләп киткән. Тырыш, өметле яшьләрне, тәҗрибәле кешеләрне заводта бик теләп кабул итәчәкләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: