Зәй офыклары

Тырыш, тәвәккәл ул

«Татарстан тотрыклы, балансланган һәм гармонияле үсүче, бизнес өчен уңай шартлар булдырылган төбәккә әверелергә тиеш. Татарстан көндәшлеккә сәләтле икътисад булдыра ала, димәк, моңа ирешергә тиеш, бу безгә Россиядәге алдынгы позицияләребезне саклап калырга мөмкинлек бирер». (Татарстан Президентының Татарстан Дәүләт Советына Юлламасыннан). Районда эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар зур. Зәйдә 1673 эшмәкәр исәпләнә. Район икътисады...

«Татарстан тотрыклы, балансланган һәм гармонияле үсүче, бизнес өчен уңай шартлар булдырылган төбәккә әверелергә тиеш. Татарстан көндәшлеккә сәләтле икътисад булдыра ала, димәк, моңа ирешергә тиеш, бу безгә Россиядәге алдынгы позицияләребезне саклап калырга мөмкинлек бирер». (Татарстан Президентының Татарстан Дәүләт Советына Юлламасыннан).

Районда эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар зур. Зәйдә 1673 эшмәкәр исәпләнә. Район икътисады әнә шул тәвәккәл, булдыклы эшмәкәрләр эшчәнлегеннән тулылана да инде. Шул булдыклылар, үз эшен булдыручылар арасында гүзәл затларыбыз булуы куанычлы. Алар районның һәр тармагына үтеп кереп, үз эшләрен булдырды. Раушания Морозюк - шундыйларның берсе. Ул - Зәй - Чаллы юлы буенда урнашкан "Шашлычная" кафесы хуҗасы, 15 еллап кече эшмәкәрлектә хезмәт куя.

Раушания тумышы белән Чыбыклы авылыннан, ишле гаиләдә үсә. Ул - гаиләдә иң өлкәне. VIII сыйныфны тәмамлагач, Зәй һөнәр училищесында сатучы белгечлеген үзләштерә. Аннан шәһәр кибетләрендә, район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куя. Тырышып үз тормышына юл сала, гаилә кора, кыз бала үстерә. Дөнья Раушанияны иркәләп кенә тормый: аңа авыру әнисенә булышырга, сеңелләрен һәм энесен үстерешергә кирәк була.

Үзгәртеп кору чоры башлангач, үзенең шәхси эшен оештыра. 1995 елда "Шашлычная" кафесын ача. Тормыш иптәше Игорь белән кечкенә вагоннан заманча матур бина төзүгә ирешәләр. Инде эшләре җайланып кына китте дигәндә, Раушаниягә язмыш авыр сынау әзерли: тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Ул кайгыдан югалып калмый, үз янына сеңлесе Фидалия, кызы Ирманы, шашлык пешереп торырга Әтнәдән күчеп кайткан кияүләре Илшатны эшкә ала. Шулай итеп, ул 3 кешене эш белән тәэмин итә.

Бүгенге көндә аның эше гөрләп бара. Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасына таянып, ул бүген кафе бинасын тагын да киңәйтергә исәпли, алга планнар кора, кафе биләмәсе тирәсен яшелләндерү уе белән яна.

Раушания Морозюк эшмәкәрлектән тыш хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнә. Районда һәм авылда үткәрелгән һәр чарага диярлек спонсорлык ярдәме күрсәтә. Ул авыл кешеләрен үз итеп яши, балаларны ярата, балалар бакчасына һәрвакыт ярдәм итә. Шуңа күрә Чыбыклы "Салават күпере" бакчасының ул - көтелгән кунагы. Балалар аны үз итеп, "дәү апа", дип йөртә. Яңа ел, Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә мәдәният йорты, мәктәпкә теләп булыша.

Раушания Наилевна - уңган, тәвәккәл, тырыш ханым. Үзенең авыр чагы булса да, сиздермәс, ярдәм сорап килүчене тыңлар, һәрвакыт төпле киңәшен бирер. Тормышның ачысын-төчесен татыган Раушания тирә-юньдәге һәр кешегә күңел җылысын, игътибарын биреп яши. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, Раушания якты йолдыз дигән мәгънәне аңлата. Чыннан да, аның гадилегенә, шәфкатьле, миһербанлы булуына сокланырлык. Тормыш шундыйлар белән ямьле. Бөтен нәсел-нәсәбен якын итеп, туганнарына булышып, тормышын җай гына алып бара ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: