Зәй офыклары

Вячеслав Сыщиков: “Экологик проблемаларга игътибарны арттырачакбыз”

Шикәр кайнатучылар узган сезонны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, агымдагы елга нинди бурычлар билгели? Болар һәм хезмәт коллективының бүгенге эшчәнлеге турында «Зәй шикәре» АҖ генераль директоры Вячеслав Сыщиков сөйли. - 2011 елның уңайлы һава шартлары Россиянең шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче барлык регионнары өчен әлеге культурадан мул уңыш алу мөмкинлеге бирде....

Шикәр кайнатучылар узган сезонны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, агымдагы елга нинди бурычлар билгели? Болар һәм хезмәт коллективының бүгенге эшчәнлеге турында «Зәй шикәре» АҖ генераль директоры Вячеслав Сыщиков сөйли.

- 2011 елның уңайлы һава шартлары Россиянең шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче барлык регионнары өчен әлеге культурадан мул уңыш алу мөмкинлеге бирде. Соңгы елларда ил буенча шикәр чөгендеренең тулаем җыемы 35 миллион тонна тәшкил итсә, 2011 елда ул 40 миллион тоннадан артты. Шулай итеп, тарихта беренче мәртәбә Россия чит ил чималы алудан баш тартты.

Татарстанда чөгендердән шулай ук мул уңыш алынды. Аның тулаем җыемы 1697906 тонна (физик авырлыкта) тәшкил итте. Шуның 603702 тоннасы "Зәй шикәре" АҖенә туры килә. Буа заводы - 573796, Нурлат заводы 429745 тонна чимал кабул итте.

Кызганычка каршы, ноябрь башындагы табигать көйсезлеге уңышны тулысынча җыеп алу мөмкинлеге бирмәде. Уңышның өчтән бере тискәре һава температурасы шартларында җыелды. Ә бу исә уңышны шактый югалтуларга китерде. Әмма безнең чөгендерчеләребезнең узган сезондагы эшчәнлеген батырлыкка тиңләрлек. Завод чимал белән тиешле күләмдә тәэмин ителде. Сер түгел, бу чимал эшкәртү өчен нык авыр булды. Аны эшкәртә һәм саклый алырбыз микән дигән шикләнүләр булу да урынлы иде. Нәтиҗәдә мондый чималны эшкәртү технологиясе сайланды. Татлы тамырны заводта "Ропа-Маус" төягечләре белән өстәмә чистарту оештырылды, соң алынган чөгендер алдан алганы белән катнаштырып эшкәртелде. Билгеле, завод күпмедер дәрәҗәдә тәүлеклек эшкәртү куәтен киметте, иң мөһиме - барлык чималны югалтусыз эшкәртә алдык.

Узган сезонда без 79500 тонна шикәр комы, 21870 тонна патока, 18000 тонна гранулалы һәм 4300 тонна киптерелгән чөгендер түбе эшләп чыгардык. Заводның төп эш күрсәткече - чөгендердән шикәр чыгышы. Ул 13,63 процент тәшкил итте. Бу - республикада иң яхшы күрсәткеч һәм узган ел өчен дә начар түгел. Шунысын да әйтик, завод шикәр кайнатуны оптималь срокларда (112 тәүлек) төгәлләде.

Коллективта узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, кимчелекләрне ачыкладык, хәл итәсе проблемаларны билгеләдек. Бүгенге көндә ремонт эшләре чаралары билгеләнде, инвестиция программасы эшләнде.

Заводта хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Быел ремонт өчен билгеләнгән средстволарның шактыен экология проблемаларын хәл итүгә юнәлтәчәкбез. Алар өчен 70 миллион сум акча сарыф итәргә уйлыйбыз.

Финанс мәсьәләсендә узган ел завод өчен яхшы булды дип әйтеп булмый. Бу шактый гына кредит йөкләнеше һәм 2010 елга караганда шикәргә базар бәясенең 15 процентка кимрәк булуы белән аңлатыла.

Кызганычка каршы, финанс мөмкинлекләре буенча быелгы ремонт чорында барлык проблемаларны хәл итеп булмаячак. Әмма төп игътибар заводның тәүлеклек эшкәртү куәтен күтәрүгә биреләчәк.

Узган ел завод буенча 2307350 сумлык инвестиция программасы тормышка ашырылды, 34148800 сумлык төп средстволар эшкә җигелде.

Коллектив килешүе буенча завод җитәкчелеге хезмәт коллективы алдындагы барлык йөкләмәләрне үтәде. Персонал тариф ставкалары һәм хезмәт хакы 10 процентка артты. Завод буенча ул уртача 16861 сум тәшкил итә.

Хезмәтне саклау, хезмәт шартларын яхшырту буенча да максатчан эш алып барыла. Узган ел 53 эш урыны аттестацияләнде. Моның өчен 119300 сум средстволар сарыф ителде. Эшләүчеләр махсус эш һәм аяк киеме, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителә (узган ел 861800 сумлык). Алар өчен медицина тикшерүе оештырыла.

Завод җитәкчелеге кадрлар әзерләү, аларны яңадан укытуга зур игътибар бирә. Узган ел гына да әлеге максатта 507500 сум акча тоттык. Моннан тыш, бүгенге көндә 7 эшләүче предприятие хисабына югары уку йортларында белем ала. Без эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, шифаханәләргә ташламалы бәядән юлламалар бирү, төрле уңайдан матди ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирәбез.

Бүгенге көндә заводта барлык төр технологик һәм башка җиһазларны төзекләндерү башланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: