Зәй офыклары

Яшь эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләр бар

Яшьләргә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Республикада, шул исәптән районда, яшь эшмәкәрләргә булышлык итүнең төрле юллары эзләнә. Күптән түгел район җитәкчелеге булышлыгы белән «Космос» яшьләр үзәгендә «Face to face» («Йөзгә-йөз») проекты кысаларында семинар-форум узды. Анда яшь эшмәкәрләр бер-берсе белән танышты, визиткалар алышты, шактый мәгълүмат туплады. -...

Яшьләргә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Республикада, шул исәптән районда, яшь эшмәкәрләргә булышлык итүнең төрле юллары эзләнә. Күптән түгел район җитәкчелеге булышлыгы белән «Космос» яшьләр үзәгендә «Face to face» («Йөзгә-йөз») проекты кысаларында семинар-форум узды. Анда яшь эшмәкәрләр бер-берсе белән танышты, визиткалар алышты, шактый мәгълүмат туплады.

- Проектыбыз узган елның 21 маенда формалашты. Ул бердәм эшлекле аралашу даирәсе булдыру, шулай ук төрле дәрәҗәдәге эшмәкәрләргә бизнеслары нәтиҗәлелеген күтәрү һәм эшлекле элемтәләрне ныгытудан гыйбарәт. Биредә форум үткәрү тәкъдиме белән район җитәкчелеге безгә үзе чыкты, - ди ТР яшь эшмәкәрләр берлеге рәисе, әлеге проектка нигез салучы Александр Чешенков.

Мондый форумнар Ульяновск, Чабаксар, Самара, Казан, Әлмәт, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә узган.

Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов, форумны ачып, анда катнашучыларны сәламләде, район-шәһәр эшмәкәрләре өчен әлеге чараның мөһимлеге турында сөйләде. Район җитәкчелеге эшмәкәрләрнең эшчәнлекләрен җәелдерә барып, республика, ил дәрәҗәсенә чыгуларын хуплый һәм тели. Форумда проектны оештыручылар тарафыннан район башлыгы Татьяна Воропаевага Рәхмәт хаты тапшыру - шуңа ишарә. Форум дүрт блоктан торды. "Бизнес - мәгариф" блогында эшмәкәрләр һәм бизнес-консультант Артур Зарипов һәм Рөстәм Вәлиев "Сату һәм керем арттыруның 15 алымы" дигән темага мастер-класс үткәрде; "Тимософт" тренинг компаниясеннән бизнес-тренер Диләрә Хисмәтуллина "Яңа елга - яңа максатлар белән" дигән темага чыгыш ясады. Форумда катнашучылар мастер-классларда үзләрен борчыган сорауларны бирде. "Контактлар биржасы", "Face to face" форматында узган бизнес-коммуникация блогы да кызыклы мавыктыргыч сөйләшүләр белән үтте.

Яшь эшмәкәрләрнең күзләрендә очкын кабынды, әлеге чарадан алган мәгълүмат аларда эшкә дәрт уятты. Шәһәрдәшебез, эшмәкәр Марат Дәүләтшин йөк ташу хезмәте күрсәтә. Эш башлаучы яшь эшкуарга әлеге чара бер стимул булган. Ришат Шакиров исә чүптән акча ясаучы, ягъни каты көнкүреш калдыклары полигонын җитәкли. Үз эшен җәелдерүдә, эшчәнлегендә яңа технологияләр кулланучы яшь эшмәкәр шәһәрдә форум оештырылуга бихуш. Үземә күп мәгълүмат, азарт алдым, ди Ришат. Яшь эшмәкәрләр мондый форумның алга таба да оештырылуын тели.

Әлеге проект хезмәткәрләре күп кенә эшмәкәрләргә үз бизнесларын үстерергә, киңәйтергә булышлык итә. Проектка зәйлеләрнең дә кушылуына, эшмәкәрләрнең инициативалы, идеяләргә бай булуыннан үтә канәгать калды аны оештыручылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: