Зәй офыклары

Җылыту сезонына әзерлек белән керә

Энергетиклар өчен җәйдән көзгә керү - үтә җаваплы чор. Чөнки җәй дәвамында алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң барлык җиһазларның ышанычлылыгын кыска вакыт эчендә тагын бер кат тикшерү, җайга салу мөһим. Станциянең кышка әзерлеге турындагы документ - паспорт алганчы биредә махсус комиссиянең җентекле күзәтүен үтәргә кирәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада...

Энергетиклар өчен җәйдән көзгә керү - үтә җаваплы чор. Чөнки җәй дәвамында алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң барлык җиһазларның ышанычлылыгын кыска вакыт эчендә тагын бер кат тикшерү, җайга салу мөһим. Станциянең кышка әзерлеге турындагы документ - паспорт алганчы биредә махсус комиссиянең җентекле күзәтүен үтәргә кирәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, узган атнада «Генерацияләү компаниясе» ААҖ Зәй ГРЭСы филиалында станциянең көзге-кышкы чорга әзерлеген тикшерү максатында, компаниянең техник директор урынбасары Виталий Тюклин рәислегендә махсус комиссия эшләде. Тикшерү барышында компания белгечләре, «Ростехнадзор» вәкилләре җиһазларның, техниканың кышкы кырыс шартларга чыдамлы итеп әзерләнүенә, ягулык запасының җитәрлек күләмдә булуына, персоналның әзерлек дәрәҗәсенә ныклы игътибар биреп, станциянең җылыту сезонын тиешле югарылыкта каршылавын билгеләделәр. Бу хакта без предприятиенең баш инженеры Сергей Токмачев белән сөйләштек.

- Сергей Александрович, быелгы кышка әзерлек чоры комиссия тарафыннан уңай бәяләнде. Шулай да нинди дә булса өстәмә башкарасы эшләр бармы?

- Быел кышка әзерлекне тикшерүдә закон нигезендә берникадәр үзгәрешләр кертелде. Ул энергия белән тәэмин итүдә куркынычсызлык буенча эшләүче федераль штаб карары белән кабул ителгән яңа положениегә бәйле. Киләчәктә Россия Хөкүмәте карары буларак кабул ителәчәк бу документ электр энергетикасы субъектларының көзге-кышка чорга әзерлеген тикшерүгә кагыла. Әлеге положение нигезендә "Генерацияләү компаниясе" федераль комиссия тикшерүе үтәчәк оешмалар исемлегенә кертелде. Шул рәвешле, без хәзер аеруча җентекле тикшерү үтәбез. Федераль комиссиянең тикшерүләре бераз соңрак - октябрь аенда планлаштырыла. Бу көннәрдә бездә "Генерацияләү компаниясе" вәкилләре, "Ростехнадзор"ның Идел буе идарәсе белгечләреннән торган комиссия эшләде. Биш көн дәвамында алар барлык җиһазларның чыдамлылыгын, кырыс шартларда да өзеклекләрсез эшли алуын, хезмәткәрләрнең профессиональ әзерлеген тикшерде. Гомумән алганда, тикшерү акты уңай булды. Монда шунысына игътибар итәргә кирәк, электр энергетикасы объектлары буенча сораулар төп һәм өстәмә өлешләргә бүленә. Электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүгә кагылышлы төп эшләр һәм күрсәткечләр буенча комиссия хилафлыклар тапмады, шулай да әле кайбер өстәмә әзерлек чараларын төгәллисе бар. Бу, беренче чиратта, ышанычлылыкны тагын да арттыру максатында җиһазларны ныгытуга кагыла. Моннан тыш, система операторлары арасында мәгълүмат алышу бара. Октябрь ахырына кадәр бу эшләр тулысынча төгәлләнергә тиеш.

- Энергетиклар чананы җәйдән әзерлә, дигән халык мәкален истә тотып, җәй дәвамында планлы төзекләндерү эшләре алып бара. Соңгы елларда яңартылучы һәр җиһазның экономияле эшләвенә ирешү дә өстенлекле юнәлеш булып тора...

- Әйе, без хәзер Россия бердәм энергетика системасын ышанычлы итү өчен барлык заманча технологияләрне, рационализаторлык тәкъдимнәрен кулланып эшләргә тырышабыз. Мәгълүм булганча, без 2003 елдан ачык бүлү җайланмаларын (ОРУ-110, 220кВт) модернизацияләүгә керештек. Алардагы көчәнеш килә торган аеру җайланмалары алыштырылды. Быел исә әлеге программаны дәвам итеп, 6 июньнән 2 сентябрьгә кадәр ОРУ-500 кВт лы ачык бүлү җайланмаларында токтан аеру җиһазларын модернизацияләү эше барды. Моны тулысынча башкарып чыгу өчен соңгы этапта Казанның энергорайонын тукландыручы "Зәй ГРЭСы-Киндери" линиясен туктатып торырга кирәк булды. Халыкка, җитештерү предприятиеләренә зур зыян китермәүне күздә тотып, хезмәткәрләр катлаулы һава шартларында, ял көннәрендә - ике тәүлек дигәндә бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыкты. Әлбәттә, бу - ГРЭС белгечләренең оператив, бердәм, профессиональ югарылыктагы эш нәтиҗәсе. Безгә әлеге эшләрне башкаруда "Гидроэлектромонтаж", «Ремэнергострой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләренең дә ярдәме зур булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: