Зәй офыклары

Зәй азык-төлек җитештерү предприятиеләре дегустация үткәрде

"Татарстанныкын сатып ал!" акциясе кысаларында кичә Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда район җирлегендә эшләүче азык-төлек продукцияләрен күләп җитештерүче предприятиеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. Анда Зәй ит комбинаты, Зәй сөт заводы, Зәй икмәге оешмалары дегустация үткәрде. - Безнең "Зәй икмәге" ҖЧШ, элекке ипи заводы территориясендә ике ай элек ачылды. Бүгенге көнгә...

"Татарстанныкын сатып ал!" акциясе кысаларында кичә Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда район җирлегендә эшләүче азык-төлек продукцияләрен күләп җитештерүче предприятиеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. Анда Зәй ит комбинаты, Зәй сөт заводы, Зәй икмәге оешмалары дегустация үткәрде.

- Безнең "Зәй икмәге" ҖЧШ, элекке ипи заводы территориясендә ике ай элек ачылды. Бүгенге көнгә инде 54 төрле продукция җитештереп, аларны шәһәр эшмәкәрләре сәүдә нокталарына, авыл кибетләренә, мәгариф учреждениеләренә таратабыз. Кулланучылар үзебезнең икмәк дип яратып ала пешергән ризыкларны, -ди предприятие җитәкчесе Анатолий Шалафаев. Шулай ук Зәй сөт заводы, ит комбинатлары ризыкларын да райондашларыбыз яратып кулланулары турында уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: