Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Зәй эшмәкәре Илшат лаеклы бүләкләнде

Казанда "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" II Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге республика конкурсы Татарстанда икенче тапкыр уза. Кече һәм урта бизнес өчен республикадагы бердәнбер премия ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла. Шунысы игътибарга лаек, республиканың иң яхшы йөз эшмәкәре эксперт сораштыру ярдәмендә сайлап алына. Эксперт советына дүрт дистә бизнес, иҗтимагый оешма,...

Казанда "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" II Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге республика конкурсы Татарстанда икенче тапкыр уза. Кече һәм урта бизнес өчен республикадагы бердәнбер премия ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла. Шунысы игътибарга лаек, республиканың иң яхшы йөз эшмәкәре эксперт сораштыру ярдәмендә сайлап алына. Эксперт советына дүрт дистә бизнес, иҗтимагый оешма, хакимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә. Иң мөһим таләп исә Татарстанда эшмәкәрлек үсешенә саллы өлеш кертү. Шулай ук аларда идарәче таланты, яңача фикерли белү, маркетинг өлкәсендә югары иҗади мөмкинлекләр, эшмәкәрнең бизнес-берләшмәләр, партнерлары, көндәшләре, хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан хөрмәт ителүе кирәк. Бизнесның табыш дәрәҗәсе, аның социаль әһәмияте, лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары булдыру мөмкинлеге дә зарур. Бу конкурс җиңүчеләре арасында Зәйдән Илшат Хәбибуллин да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәй эшмәкәре Илшат лаеклы бүләкләнде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек