Зәй офыклары

Зәй ГРЭСы 2014-2015 еллар жылыту сезонына әзерлеге турында паспорт алды

Бүген "Генерацияләү компаниясе" ААҖнең генераль директоры урынбасары- техник директор Илгизәр Гайфуллин ГРЭС җитәкчесе Сергей Токмачевка предприятиенең көзге-кышкы жылыту чорына әзерлеген раслаучы документ тапшырды. - Зәй ГРЭСында "Ростехнадзор" вәкилләре дә кертелгән җитди комиссия эшләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие ягулык чорында өзеклексез эшләргә сәләтле, тулы әзерлекле дип бәяләнде. Бу безнең компаниянең һәр...

Бүген "Генерацияләү компаниясе" ААҖнең генераль директоры урынбасары- техник директор Илгизәр Гайфуллин ГРЭС җитәкчесе Сергей Токмачевка предприятиенең көзге-кышкы жылыту чорына әзерлеген раслаучы документ тапшырды.

- Зәй ГРЭСында "Ростехнадзор" вәкилләре дә кертелгән җитди комиссия эшләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие ягулык чорында өзеклексез эшләргә сәләтле, тулы әзерлекле дип бәяләнде. Бу безнең компаниянең һәр предприятиесе өчен зур сынау чоры буларак билгеләнә, чөнки ул җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин ителүчеләргә иртәгесе көнгә тулы ышаныч белән карау өчен мөһим. Шулай ук без базар шартларында җитештерелгән энергияне кулланучылар өчен "буй җитәрлек" дәрәҗәдәге бәядә тоту өчен дә җаваплы. Бу көндәшлеккә сәләтле җитештерү предприятиесе булып калу турында сөйли. Хәзерге вакытта "Генерацияләү компаниясе"нә караган предприятиеләрдә, узган елның 9 ае белән чагыштырганда, җитештерү күләменең кимүе күзәтелә. Әлеге мәсьәлә бездән артык зур чыгымнар тотмыйча, булган җиһазларны модернизацияләп, нәтиҗәле эшчәнлекне арттыруны сорый. Киләсе елда без Зәй ГРЭСында да менә шундый модернизацияләү процесслары алып баруны күз уңында тотабыз. Ә моның өчен һәркемнән фидакарь хезмәт сорала, -диде Илгизәр Гайфуллин.

Ә агымдагы ел ГРЭСта яңа җылыту сезонына әзерлек өчен зур гына төзекләндерү, реконструкция эшләре башкарылды. Аларның иң масштаблылары 11нче һәм 8нче блокларда капиталь төзекләндерү башкару, 6нчы блокны өлешчә төзекләндерү, газ бүлү пунктында зур реконструкция эшләре үткәрелү белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: