Зәй офыклары

Зәй сөт заводы җитештерү куәтен арттыра (фотолар)

Җирле җитештерүчеләр продукцияләре республикабызда аеруча хуплана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе нәкъ менә үзебезнең җөмһүриятебез территориясендә эшләүче оешма-предприятиеләр, азык эшкәртү заводларын күтәрү максатын күздә тотып игълан ителде дә инде. Безнең Зәй территориясендә дә куәтле җирле җитештерүчеләребез аз түгел.Шуларның берсе - күптән түгел генә крестьян-фермерлык хуҗалыгында...

Җирле җитештерүчеләр продукцияләре республикабызда аеруча хуплана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе нәкъ менә үзебезнең җөмһүриятебез территориясендә эшләүче оешма-предприятиеләр, азык эшкәртү заводларын күтәрү максатын күздә тотып игълан ителде дә инде. Безнең Зәй территориясендә дә куәтле җирле җитештерүчеләребез аз түгел.Шуларның берсе - күптән түгел генә крестьян-фермерлык хуҗалыгында "Зәй сөт заводы" кече сөт эшкәртү предприятиесе оештырып, район халкы өчен бик тә кирәкле булган сөт ризыклары чыгара башлау белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Альберт Гайнуллин. Аның Иске Зәй бистәсендә сөт заводы ачуын зәйлеләр көтеп алды. Һәм менә агымдагы елның 22 сентябреннән кече завод сөт продукцияләре чыгаруга кереште. Бу көннәрдә предприятиенең эшчәнлеге белән танышу максатында биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов булды. Ул әлеге тармакта тәҗрибәле белгеч буларак та заводка югары бәя бирде.

Иске Зәйдәге 160 квадрат метр мәйданлы ташландык бинадан, өстәмә бүлмәләр өчен дә арттырып реконструкцияләнгән 400 квадрат метр мәйданлы сөт эшкәртү заводы сафка басты. Биредә сөт эшкәртү цехы, лаборатория, әзер продукция өчен суыткыч бүлмә, административ блок, киенү-чишенү, хезмәткәрләргә туклану, ял итү өчен урыннар да заманча эшләнгән. Ә завод өчен җиһазлар махсус заказ белән Удмуртия заводыннан кайтартылган. Сөт эшкәртү һәр төрле продукция җитештерү аерым линияләрдә башкарыла. Анда сөт, кефир, каймак, ряженка, эремчек, май төрле упаковкаларда, төрле майлылыкта әзерләнә. Бүгенге көнгә инде кече завод сөтне - 2,5 һәм 3,2; каймакны - 15, 20 ; кефирны - 3,2, 0,1; эремчекне - 5 прцент майлылыкта һәм майсызландырылган формада чыгара. Күптән түгел генә "деревенский" дип аталган май эшләнә башлаган. Кыскасы инде, монда 13 төрле продукция чыгарыла.

- Алга таба җитештерүне, сатуны арттыру өчен районда берничә урында сөт җыю пункты ачарга ниятлибез. Хәзер исә халык соравын искә алып, сөтне пластик шешәләрдә чыгару бурычын куйдык , -дип планнары белән уртаклашты Альберт Гайнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: