Зәй офыклары

Зәйдә 17 кеше үз эшен ачты

2014 ел дәвамында Зәй районында мәшгульлек үзәге аша үз эшен ачкан 17 яңа эшмәкәр барлыкка килде. Алар - үсемлекчелек, умартачылык, йорт җиһазлары ясау, төзелеш материаллары әзерләү, видеоязмалар төшерү белән шөгыльләнү, бухгалтерлык хезмәте күрсәтү, йон әйберләр җитештерү, йөк күчерү, мөгезле эре терлек асрау һәм сәүдә тармагы буенча үз эшләрен ачучылар. Билгеле...

2014 ел дәвамында Зәй районында мәшгульлек үзәге аша үз эшен ачкан 17 яңа эшмәкәр барлыкка килде. Алар - үсемлекчелек, умартачылык, йорт җиһазлары ясау, төзелеш материаллары әзерләү, видеоязмалар төшерү белән шөгыльләнү, бухгалтерлык хезмәте күрсәтү, йон әйберләр җитештерү, йөк күчерү, мөгезле эре терлек асрау һәм сәүдә тармагы буенча үз эшләрен ачучылар. Билгеле булганча, 2013 елдан үз эшен ачарга теләүче эшсезләр өчен дәүләт ярдәме бермә-бер артып, 117 мең 600 сум тәшкил итте. Исә безнең районда да эшсез буларак теркәлүчеләрдә "Үзмәшгульлек" дәүләт программасында катнашып, үз эшен ачу теләген арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: