Зәй офыклары

Зәйдә бар шундый яшь эшмәкәр

Зәйдә кошчылык юнәлешендә эшчәнлек алып баручы Артур Мөхәммәтҗанов -яшь эшмәкәрләрнең берсе. Өч ел инде ул каз бәбкәләре, бройлерлар, мулард токымлы үрдәкләр үстерү белән мәшгуль. Моның өчен Кәрәкәс авылында 0, 6 гектар мәйдан биләгән элекке ашлык саклау склады алып, аны өлешчә ремонтлады. Кошчылык белән шөгыльләнүдә кулланучылар сәламәтлеген кайгыртып, өстәмәләрсез булган экологик...

Зәйдә кошчылык юнәлешендә эшчәнлек алып баручы Артур Мөхәммәтҗанов -яшь эшмәкәрләрнең берсе. Өч ел инде ул каз бәбкәләре, бройлерлар, мулард токымлы үрдәкләр үстерү белән мәшгуль. Моның өчен Кәрәкәс авылында 0, 6 гектар мәйдан биләгән элекке ашлык саклау склады алып, аны өлешчә ремонтлады. Кошчылык белән шөгыльләнүдә кулланучылар сәламәтлеген кайгыртып, өстәмәләрсез булган экологик чиста азык кына кулланабыз, ди Артур. Агымдагы елда ул "Башлаучы фермер" программасында катнашты. Бизнес планны уңышлы яклап, 1 миллион 300 мең сум субсидия алды. Быел фермер хуҗалыгы биләмәсендә яңа 500 кв. м. мәйданда җылытылган корпус төзеде. Грант акчасына әлеге корпуста кош-кортны ашату һәм эчертү өчен автоматлаштырылган система көйләнде, суыткыч алынды. Фермада электр үткәргеч сузылды, биләмәсендә су скважинасы казылды. Киләсе елда кош-корт санын 35 меңгә җиткерергә, яңа корпус булдырырга исәпли. Моның белән бергә, 20 мең сум хезмәт хакы белән өч өстәмә эш урыны булачак. Проблемалар да юк түгел, алар - фермер хуҗалыгына асфальт юл, эшче көчләр булмау, тереләй кош-корт асрауга аерым ярминкәләр оештырылмау, ди яшь фермер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: