Зәй офыклары

Зәйдә яңа асфальт заводы ачылды (фотолар)

"Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалына 60 миллион сумлык Кытайда эшләнгән асфальт-бетон заводы кайтартылуы турында хәбәр иткән идек. Кытай белгечләре җитәкчелегендә Зәй филиалы эшчеләре аны оешманың элеккеге асфальт-бетон заводы биләмәсендә урнаштырып монтажладылар. Элекке завод сәгатенә 30 тонна чимал җитештерсә, яңасы исә аннан дүрт мәртәбә артык бетон эшләп чыгаруга сәләтле. Завод...

"Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалына 60 миллион сумлык Кытайда эшләнгән асфальт-бетон заводы кайтартылуы турында хәбәр иткән идек. Кытай белгечләре җитәкчелегендә Зәй филиалы эшчеләре аны оешманың элеккеге асфальт-бетон заводы биләмәсендә урнаштырып монтажладылар. Элекке завод сәгатенә 30 тонна чимал җитештерсә, яңасы исә аннан дүрт мәртәбә артык бетон эшләп чыгаруга сәләтле. Завод предприятиенең асфальт-бетонга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк.

Бүген әлеге заводны ачу тантанасы булды. Анда ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе директоры Рөстәм Гарифуллин, идарәнең Зәй филиалы директоры Ислам Әмирханов катнашты һәм чыгыш ясады.

Бу турыда тулы язма газетаның алдагы санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: