Зәй офыклары

Алексей Петрович Утягановның 13 декабрьдә юбилее

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Алексей Петрович Утягановның 13 декабрьдә юбилее. Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, миһербанлы кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Әни белән безне...

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Алексей Петрович Утягановның 13 декабрьдә юбилее.

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, миһербанлы кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Әни белән безне тәрбияләп үстердегез, кеше иттегез, сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.

Өебез һәрвакыттагыча ямьле, ризыклы булсын. Көннәрең шатлык белән үтсен, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, тыныч күңел белән, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.

Яшә әле, әти, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып килер көннәрдә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Сине яратып, хөрмәт итеп улың Олег, кызың Римма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: