Зәй офыклары

Алтын туегыз белән!

Түбән Лоҗы авылында яшәүче әниебез Сәлимә Биҗан кызы белән әтиебез Хиннур Хатыймхан улы Вәлиевларның күптән түгел 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары булып узды. 12 гыйнварда аларның бергә гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулды. Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән туган көннәрегез һәм алтын туегыз белән котлыйбыз. Без - балаларыгызны җылы...

Түбән Лоҗы авылында яшәүче әниебез Сәлимә Биҗан кызы белән әтиебез Хиннур Хатыймхан улы Вәлиевларның күптән түгел 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары булып узды. 12 гыйнварда аларның бергә гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулды.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән туган көннәрегез һәм алтын туегыз белән котлыйбыз. Без - балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегезгә без генә түгел, авылдашлар да соклана, үрнәк итеп куя. Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Сокланырлык гомер юлы үттегез,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшисез сез,

Куанасыз һәрбер уңышка.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Лилия-Раил, Ләйлә-Дамир, Илдар-Гүзәл, оныкларыгыз, оныкчыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: