Сармашбаш авылында яшәүче Айсылу Габдрахман кызы белән Габделхак Минәхмәт улы САДРЕТДИНОВЛАРНЫҢ бергә гаилә корып яшәүләренә 2 ноябрьдә 40 ел була.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне гомер бәйрәмегез – рубин туегыз белән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Олыгая барган көнегездә дә элеккечә матур парлар булып, без - балалар, оныклар бәхетенә куанып, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Бүгенге матур мизгелләр гел кабатланып торсын. Гел шулай мөлаем, тормышны яратучан, шат күңелле булып калыгыз!
Ходай биргән олы бүләк бит ул —
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Яшәгез тигез әби-бабай булып,
Бер-берегезгә ныклы терәк булып.
Кадерле әткәй һәм әнкәй булып,
Балаларга һәрчак кирәк булып.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Инсаф-Миләүшә, Илзирә-Рәис, Эльвира,
оныкларыгыз Динара, Ранис, Румия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз