Зәй офыклары

Азат Минәхмәт улы ХӘМИДУЛЛИНГА 14 октябрьдә 45 яшь тула

Чыбыклы авылында яшәүче Азат Минәхмәт улы Хәмидуллинга 14 октябрьдә 45 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабам, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Янәшәбездә синең кебек әтиебез...

Чыбыклы авылында яшәүче Азат Минәхмәт улы Хәмидуллинга 14 октябрьдә 45 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабам, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Янәшәбездә синең кебек әтиебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, әниебез белән шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балаларыңның игелеген күреп, аларга куанып яшәргә насыйп булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Еллар үтә торсын, сулар аксын,

Шатлык белән килсен яңасы.

Без телибез алда гомерләрнең

Бәрәкәтле, якты, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең

Эльмира, кызың Ләйсән, киявең Рафаэль, оныгың Латифа. Бу теләкләргә барлык туганнар да

кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: