Зәй офыклары

Бүләк булсын җылы сүзебез!

Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Роза Николаевна Чувашованы чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Табигатьнең матур, мул чорында - ямьле җәй аенда тугангадыр, сабыр холыклы, ярдәмчел син. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатларны үзеңә мулдан җыйгансың. Күзләреңдә нур балкый, йөзең һәрчак шат, ягымлы. Шулай киң күңелле, гади булганың...

Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Роза Николаевна Чувашованы чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Табигатьнең матур, мул чорында - ямьле җәй аенда тугангадыр, сабыр холыклы, ярдәмчел син. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатларны үзеңә мулдан җыйгансың. Күзләреңдә нур балкый, йөзең һәрчак шат, ягымлы. Шулай киң күңелле, гади булганың өчен синең алдыңда баш иябез, олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Ходай сине саулыктан аермасын. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә, балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Еллар үтә торсын, сулар аксын,

Шатлык белән килсен яңасы.

Без телибез алда гомерләрнең

Бәрәкәтле, якты, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән кызларың Светлана, Марина, оныкларың, оныкчыгың, тормыш иптәшең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: