Зәй офыклары

Бриллиант туегыз белән!

Поповка авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Иван Петрович белән Нина Владимировна Маклаковлар 1957 елның 8 гыйнварында уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган. Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да...

Поповка авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Иван Петрович белән Нина Владимировна Маклаковлар 1957 елның 8 гыйнварында уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган.

Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 6 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: