Зәй офыклары

Энҗе туй белән!

Куш-Елгада яшәүче Ландыш Гамир кызы белән Фидаил Хөснехәмәт улы Җиһаншиннарны чын күңелебездән энҗе туйлары белән котлыйбыз. Кадерлеләребез! Сездәй ярдәмчел, тырыш туганнарыбыз булу белән без чиксез бәхетле. Язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, һәрчак туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Зур тырышлыклар...

Куш-Елгада яшәүче Ландыш Гамир кызы белән Фидаил Хөснехәмәт улы Җиһаншиннарны чын күңелебездән энҗе туйлары белән котлыйбыз.

Кадерлеләребез! Сездәй ярдәмчел, тырыш туганнарыбыз булу белән без чиксез бәхетле. Язмышның кырыс җилләренә бирешмичә, һәрчак туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә насыйп булсын сезгә. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күрергә насыйп булсын. Гаиләгез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.

Яшәгез тигез әби-бабай булып,

Бер-берегезгә ныклы терәк булып.

Кадерле әткәй һәм әнкәй булып,

Балаларга һәрчак кирәк булып.

Кеше гомере озын түгел,

Бик тиз үтә икән гомерләр.

Ходай үзе насыйп итсен сезгә

Парлы яшәү, парлы гомерләр.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарыгыз исеменнән Изалия апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: